Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 Май 2022, 17:37

Тавык-чебешкә ихтыяҗ һәрвакыт бар

Яз җитүгә авыл халкы чебеш һәм каз-үрдәк бәбкәләре сатып алырга ашыга.

Тавык-чебешкә ихтыяҗ һәрвакыт бар
Тавык-чебешкә ихтыяҗ һәрвакыт бар

Безнең районда әлеге бизнес яхшы җайга салынган. Аларга ихтыяҗ һәрвакыт бар, чөнки мал азыгына бәяләр артуга карамастан, үз ихатаңда кош-корт үстерү отышлы. Ни дисәң дә, ит бәясе арзан түгел бит. Сәламәт тормыш рәвеше алып баруның һәм экологик яктан чиста азык-төлек белән генә туклануның популярлыгы үз йорт алдында кош-корт үрчетергә теләүчеләрнең кызыксынуын арттырды.

– Чишмә районында халыкны тәүлеклек һәм бераз үстерелгән кош-корт белән өч предприятие тәэмин итә. Болар – И. И. Ишмөхәммәтов, Д. М. Хисаметдинова һәм Т. М. Мостафин хосусый предприятиеләре, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш зоотехнигы Данис Әминов. – Ел башыннан районда инкубациягә 350 мең бройлер һәм 15 меңнән артык каз йомыркасы салынды. Халыкка сату өчен җитәрлек күләмдә үрдәк һәм күркә чебешләре дә бар (инкубаторларга 10 мең һәм 11 мең йомырка урнаштырылган). Аларның якынча 82 проценты тишелеп чыга.

И. Р. Ишмөхәммәтов хосусый предприятиесе, башка районнардан китерелгән каз-үрдәкләр, йомырка салучы тавыклар сату белән шөгыльләнә. 

Узган елда кош гриппы таралу инкубаторлар һәм каз фермалары эшенә йогынты ясамаган. Казларны көз сугымга да сатып алып булачак.

 

Фото: https://pixabay.com/

Тавык-чебешкә ихтыяҗ һәрвакыт бар
Тавык-чебешкә ихтыяҗ һәрвакыт бар
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: