Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 апрель 2022, 15:35

Бәрәңге орлыгына субсидия

Дәүләт авыл халкына ярдәм күрсәтәчәк

Үрге Тирмә авылыннан Рәйфә Лашманова бәрәңге орлыгының яңа сортларын яздырып ала
Үрге Тирмә авылыннан Рәйфә Лашманова бәрәңге орлыгының яңа сортларын яздырып ала

Соңгы елларда бәрәңге утырту белән шөгыльләнүче хуҗалыклар саны арта, чөнки үзебездә үстерелгән яшелчә культураларына ихтыяҗ зур.

Быел районда бәрәңге утырту өчен 2 337 гектар җир бүленә. Барлык хуҗалыкларда (шул исәптән шәхси ярдәмче) гомумән алганда 594 гектар мәйданда яшелчәләр чәчеләчәк.

Чишмә районы авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматлары буенча, мәсәлән, быел «Нурис» җәмгыяте рәсми рәвештә бәрәңге утыртачагын белдерде. Анда берничә ел тәҗрибә үткәрелде. Үткән елда көзге ярминкәләрдә икешәр-өчәр машина бәрәңге саттылар. Ә хәзер мәйданнар арттырылды – әлеге культура 13 гектарда утыртылачак.

Хосусый малтабар Руслан Вафин да бәрәңгене зур мәйданнарда утыртырга планлаштыра.

Быел бәрәңге утыртучылар элита орлык сатып алуга дәгъва итә ала. Сатып алган бәянең 50 процентына кадәр субсидия биреләчәк.

Әмин авылыннан Хәмит Шәмсетдинов бәрәңге үстерүгә грант алды инде. Әлегә ул аны 6 гектар мәйданда утыртачак, киләчәктә чәчү мәйданнарын арттырырга планлаштыра.

Авыл хуҗалыгы идарәлегендә билгеләп үтүләренчә, бәрәңге һәм яшелчә культураларының озак сакланышы да мөһим роль уйный, чөнки аларны яңа уңыш өлгергәнче сату отышлы. Шуңа күрә Хәмит Шәмсетдинов әлеге вакытта яшелчә саклагыч төзү белән шөгыльләнә.

Ел башыннан поселокта 10 ярминкә үткәрелде, бу, үткән ел белән чагыштырганда, берничә тапкырга күбрәк. Аларны арытаба да оештырырга планлаштырыла. Ярминкә – үзебез җитештергән продукцияне турыдан-туры сатарга гына түгел, бизнес буенча партнерлар табарга да мөмкин булган урын. Авыл хуҗалыгы идарәлеге, үз чиратында, яшелчә үстерүчеләргә ярдәм итәчәк.

Бәрәңге орлыгына субсидия
Бәрәңге орлыгына субсидия
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: