Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 апрель 2022, 14:12

Район аграрчылары чәчүгә әзерләнә

Дамир Котдусов, район авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Агымдагы елда Чишмә районы аграрчылары алдында 60 мең гектар мәйданда чәчү бурычы тора. Бу, үткән ел белән чагыштырганда, 5 мең гектарга күбрәк, чөнки былтыр уҗым культуралары өчен һава шартлары начар булды.

Район аграрчылары чәчүгә әзерләнә
Район аграрчылары чәчүгә әзерләнә

Аерманы сабан ашлыкларын чәчү мәйданнарын арттыру исәбенә каплыйбыз.

Башкортстанның гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, гомумән алганда, быел авыл хуҗалыгы культураларын үстерү өчен уңай шартлар булачак, дым запасы да җитәрлек.

Чишмә метеостанциясе мәгълүматлары буенча, 10 мартка кар катламының биеклеге нормадагы 84 см урынына 60 см тәшкил итә. Шул ук вакытта дым запасы 100 миллиметрдан артык, бу күпьеллык уртача күрсәткечләргә карата 100% тәшкил итә.

Апрельдә һава температурасы нормадан югарырак булачак, явым-төшемнең азрак булуы көтелә. Фаразлар буенча, җәй көне һава температурасы уртача еллык күрсәткечләр дәрәҗәсендә калачак, аның каравы, сентябрь җылырак булырга тиеш.

Бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданы, уҗымнарны исәпкә алып, 47 мең гектар (үткән елга карата 105%) тәшкил итәчәк. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда кузаклы культуралар мәйданы арттырыла. Быел да борчакны 5 мең гектарда чәчү планлаштырыла.

Барыннан да элек, бу терлекчелектә аксымга ихтыяҗ булуга бәйле, шул ук вакытта кузаклы культуралар чәчү исәбенә туфракта 40–70 килограммга кадәр азот җыела, бу да мөһим.

Техник культураларны 17,3 мең гектарда – үткән ел белән чагыштырганда, 102,4%, шул исәптән көнбагышны – 7494 га (-7%), сояны – 432 га (+16%), җитенне – 1305 га (+55%), рапсны – 467 га (-70%), горчицаны 700 га (ике тапкырга арттыру) мәйданда чәчү планлаштырыла. Ә шикәр чөгендерен чәчү мәйданы 18 процентка артачак.

Мал азыгы культуралары мәйданнары үткән ел дәрәҗәсендә кала, бу хуҗалык маллары, шулай ук халык ихатасында асралган терлек ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә.

2021 елда алынган уңыштан җитәрлек күләмдә – 6820 тонна орлык салынды, һәм алар тулысынча кондицияле. Шикәр чөгендере һәм көнбагыш орлыгы белән проблема бар. Аны алу өчен килешү төзелде, акчасы түләнде, әмма әлегә кайтарылмаган. Элиталы орлыклар өлеше 26% тәшкил итә.

Басуларга үткән елның көзендә үк минераль ашламалар кертелде. Тәэсир итүче матдәдә барлыгы 3983 тонна ашлама сатып алынды, бу 1 гектарга 54,7 кг тәшкил итә, киләчәктә район буенча аны һәр гектарга 60 килограммга кадәр җиткерү планлаштырыла. 

Минераль ашламаларны барыннан да күбрәк «Нерал-Чишмә» АХП», «Агро-Альянс», «Башкир-агроинвест», «Агропромбизнес» җәмгыятьләре, «Үзәк» МТС кайтартты. Ашламалар алу дәвам итә, җәй айларында кайтару да планлаштырыла.

Соңгы елларда корылык булу сәбәпле, үткән елда «Урал җире» җәмгыяте тәҗрибә өчен көздән 100 гектарда шепкән чәчте, чөнки ул корылыкка чыдам культура. Яхшы уңыш алган очракта, әлеге культураны күбрәк чәчәчәкбез.

Бүгенге көндә уҗымнар торышы начар түгел, басудагы карлар тиз эреп бетәр һәм яңадан чәчәргә туры килмәс, дип өметләнәбез.

 

Редакция архивыннан алынган фото

Район аграрчылары чәчүгә әзерләнә
Район аграрчылары чәчүгә әзерләнә
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: