Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 март 2022, 11:22

«Нурис» җәмгыяте чәчүгә әзер

«Бер көн алдан чәчсәң, бер атна алдан урырсың», – ди халык мәкале. Шуңа күрә район игенчеләре чәчү чорына ныклап әзерләнә.

Венер Халиков: техниканы үз көчебез белән ремонтлыйбыз
Венер Халиков: техниканы үз көчебез белән ремонтлыйбыз

«Нурис» җәмгыятендә дә язгы кыр эшләре башлануга орлыклар, ашламалар һәм техника әзер инде. 17 мартта биредә техник тикшерү үтте. Шул уңайдан хуҗалык белгечләре – инженер Азат Галимов, агроном Ринат Гомәров һәм машина-трактор мастерское мөдире Фаил Байбурин белән сөйләшеп алдык.

– Механизаторлар техниканы февраль аеннан ремонтлыйлар. Барлык эшләр вакытында үткәрелде, чөнки чәчү кампаниясе башлануга техниканың төзек булуы мөһим, – диде МТМ мөдире Фаил Фоат улы.

Механизатор Венер Халиков чәчү алдыннан тракторларның бөтен детальләрен тикшерергә, кирәк булса, ремонтларга тырышулары турында сөйләде. Филгүз Байбурин да ремонт чорының бик җаваплы вакыт булуын билгеләп үтте. Ул 1999 елда 48нче һөнәрчелек училищесын тәмамлаганнан бирле механизатор булып эшли. Читтән торып ветеринар-зоотехник белгечлеге буенча Аксен техникумын тәмамласа да, механизатор эшенә өстенлек биргән.

– Техниканы үзебез әзерлибез. Ремонт чорында слесарь да, эретеп ябыштыручы да булабыз. Кирәк булса бүгеннән үк чәчүгә чыга алабыз. Техниканы имтиханга әзерләнгән кебек әзерләдек, – дип елмайды ул.

– Чәчү кампаниясе башланыр алдыннан 16 трактордан 14е техник тикшерү үтә. Хуҗалыкта тагылма техника да әзер диярлек, – диде инженер Азат Галимов.

Чишмә районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге идарәлеге начальнигы Яков Кожевников һәм авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш инженеры Наил Байбурин «Нурис» җәмгыятенең язгы кыр эшләренә әзерлеген билгеләп үттеләр.

Минераль ашламалар кайтару дәвам итә. Җиргә ашлама кертмәсәң, яхшы уңыш алып булмый, дип саный хуҗалык агрономы Ринат Гомәров.

– 15 мартка 150 тонна селитра, 117 тонна комплекслы минераль ашламалар кайтарылды (составында азот, фосфор, калий, ягъни NPK төп компонентлар булып тора). 50 тонна ашлама кайтарасы гына кала. Арпа һәм бодай орлыгын агулау өчен дә препаратлар кайтарылды. Аларны план буенча сатып алабыз, – диде Ринат Рәсил улы. 

Апрель аенда, көндезге температура +10, ә төнлә +5, +6 градуска җиткәч орлыкларны агулый башлаячаклар. Суыкта аларны кузгатырга ярамый. Хуҗалыкта җылы һәм кояшлы көннәр башлану белән склад ишекләрен ачып орлыкларны  җилләтү ысулы да кулланыла.

Орлыклар кондицияле, көздән дә, әле дә «Үзәк фәнни-методика лабораториясе»ндә тикшерү үткән. Алар барлык чәчү сыйфатларына туры килә, ягъни орлыкларның чәчү өчен яраклылыгын күрсәтүче билгеләр – чисталыгы, шыту энергиясе, тишелеше, мең орлык массасы тикшерелгән.

Хуҗалыкның баланс комиссиясе район авыл хуҗалыгы идарәлегендә чәчүлекләр планын раслаган.

– Агымдагы елда 994 гектарда бөртекле культуралар, шул исәптән 290 га – сабан бодае, калган басуларда арпа чәчәбез. Мал азыгы культураларын чәчү өчен 1053 гектар җир бүленде, шуның 516 гектарында кукуруз, 363 гектарында берьеллык үләннәр, калган мәйданнарда күпьеллык культуралар, печәнгә 35 га кындырак, 283 га люцерна һәм сенажга 45 гектар эспарцет чәчеләчәк. Күрүегезчә, терлекләргә сыйфатлы мал азыгы әзерләү өчен әлеге культураларны үстерүгә зур игътибар бирелә, шуңа күрә быел хуҗалыкта универсаль «ЗСУ-6» чәчкече алынды, аның ярдәмендә үлән дә чәчәргә мөмкин. «Джон Дир» чәчү комплексы белән бөртекле культуралар чәчсәк, яңа чәчкечне үлән орлыгы чәчү өчен кулланачакбыз. Шулай ук тоташ эшкәртү өчен «КСО-9,6» маркалы культиватор сатып алдык, ул бер үткәндә чүп үләннәрен дә утаячак, җир өстен 10 сантиметрга кадәр йомшартачак, тигезләячәк, орлык чәчү өчен тыгызлаячак. Аның ярдәмендә туфракны комплекслы эшкәртергә мөмкин. Бер сүз белән әйткәндә, хуҗалыкта барлык кирәкле техника җитәрлек, кыр эшләрен үз вакытында үткәрәсе генә кала, – дип нәтиҗә ясады Ринат Рәсил улы.

«Нурис» җәмгыяте чәчүгә әзер
«Нурис» җәмгыяте чәчүгә әзер
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: