Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 февраль 2022, 15:11

Кыр эшләренә әзерлек бара

«Башкир-агроинвест» җәмгыятендә язгы кыр эшләренә әзерлек бара, техника ремонтлана һәм ягулык-майлау материаллары хәстәрләнә.

Александр Камолкин: язның ничек килүен белеп булмый, вакыт булганда техниканы әзерләп куям
Александр Камолкин: язның ничек килүен белеп булмый, вакыт булганда техниканы әзерләп куям

– Әлеге вакытта тракторларны ремонтлау белән шөгыльләнәбез. Бүгенге көндә әзерлек 90 процент тәшкил итә. Ремонт эшләрен март уртасына кадәр тәмамларга ниятлибез.

Кыр эшләре башланганчы ягулык белән тәэмин итәргә, булган барлык резервуарларны тутырырга тырышабыз. Аларның күләме безгә ягулык-майлау материалларын ун көнгә һәм күбрәк вакытка запас белән әзерләргә мөмкинлек бирә. Ә агрегатларны ремонтлау белән бераз соңрак, март урталарында шөгыльләнәчәкбез. Запас частьлар кайтарыла, аларны техника ватылу сәбәбен ачыклап, бүлекчәләргә таратабыз. Бездә барысы да график буенча бара – җитди тайпылышлар юк, – ди «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең баш инженеры Дмитрий Чарочкин.

–  «Кейс», «Джон Дир», «Нью Холланд»ларны ремонтлау юнәлешендә сервис хезмәтебез бар. Рәсми дилерлар белән эшлибез. Чишмә бүлекчәсендә 54 трактор һәм кирәк-ярак инвентарьлар бар, – дип аңлатты «Башкир-агроинвест»ның Чишмә бүлекчәсе инженеры Шамил Хәйруллин.

Эш планы ремонт графигы буенча, шикәр чөгендерен ташуда катнашкан механизаторларның ялларын һәм запас частьларны китерү вакытын исәпкә алып төзелә. Әгәр берәр техника ремонтлана башласа, кирәкле запчастьлар шул вакытка китерелә. Аларның исемлеге алдан төзелә. Мастерскойда бөтен шартлар тудырылган – җылы, якты. Барлык кирәкле эш кораллары, төрле стендлар, штатта электрик һәм эретеп ябыштыручы бар.

– Бөтен техника заманча, хәтта плазмалы эретеп ябыштыру аппараты да бар, – дип билгеләп үтте үзәк ремонт мастерское начальнигы Альберт Әсәдуллин. – Механизаторлар тракторларын ремонтка үзләре тапшыралар һәм кабул итеп алалар. Әлеге вакытта мастерскойда ун трактор, шуларның дүртесе

– «Нью-Холланд», алтысы – «Джон Дир». Үзәк мастерскойда «Башкир-агроинвест»ның җиде бүлекчәсеннән китерелгән техника ремонтлана. Үз көчебез белән эшлибез, кайвакыт дилерларны да җәлеп итәбез. Бүгенге көндә «Овоще-молочный» сәүдә йорты дилерлары эшли.

Машина утарында куәтле «Челленджер» тракторы янында тәҗрибәле тракторчы Александр Камолкинны очраттык.

– Әлеге вакытта тагылмалы агрегатны ремонтлыйм, аскы барабаннарны салдырдым, подшипникларын алыштырам, – диде Александр Викторович.

– Үз тракторымда туфракны беренчел эшкәртү белән шөгыльләнәм. Бу техника белән бишенче мизгел эшләргә әзерләнәм. Һава торышын алдан фаразлап язның ничек килүен белеп булмый, шуңа күрә вакыт булганда техниканы әзерләп куям. «Башкир-агроинвест» җәмгыятендә 14 ел эшлим, ә механизатор булып күптән, 81нче училищены (хәзерге Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалы) тәмамлагач, эшли башладым.

Әйткәндәй, ул училищеның тәүге чыгарылыш укучысы.

Хезмәт юлын «Заря» колхозында шофер булып башлаган.

Әйткәндәй, энесе Андрей да «Башкир-агроинвест» җәмгыятендә эшли. Коллектив бердәм, тату – бер-берсенә ярдәм итәләр, күбесе тәҗрибәле механизаторлар.

Коллективка яшь кадрлар да килә. Мәсәлән, предприятиедә Башкорт агросәнәгать колледжында һәм аграр университетның механика факультетында укучы 25–30 егет ел саен практика үтә. Алар «Башкир-агроинвест» җәмгыяте белән тыгыз элемтәдә тора. Мәсәлән, Башкорт дәүләт аграр университетында белем алучы ике студент үткән елда урып-җыю чорында комбайнчы булып эшләгән.

Кыр эшләренә әзерлек бара
Кыр эшләренә әзерлек бара
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: