Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 февраль 2022, 10:13

Маллар кышлату – җаваплы чор

«Агро-Альянс» җәмгыятендә савымнар югары

Маллар кышлату – җаваплы чор
Маллар кышлату – җаваплы чор

Безнең районда авыл хуҗалыгы өстенлекле юнәлеш булып тора.

Терлекчелек, шул исәптән сөтчелек яхшы үсеш алган, аның белән сигез хуҗалык шөгыльләнә. Шундый хуҗалыкларның берсе – «Агро-Альянс» җәмгыяте.

Гыйнвар ахырында районның авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Эрнес Кәримов һәм ветеринария станциясе начальнигы Илшат Гәрәев, маллар кышлату барышын карау һәм биредә эшләүче кешеләр белән аралашу максатында, әлеге җәмгыять фермаларында булдылар. 

Хуҗалыкның терлекчелек фермасы Верхний хуторда урнашкан. Ферма белән Илгиз Зөлкәрнәев җитәкчелек итә. Дүрт корпуста барлыгы 660 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 330 сыер асрала. Сыер ашавына карап сөт бирә, диләр. Без барганда да малларга азык тараталар иде. Бу көннәрдә биредә тәүлеклек савым 5200 литр тәшкил иткән.

Фермада савым сыерлары бәйдә тора. Бу маллар карауны уңайлырак итә һәм нормага ярашлы ашатырга мөмкинлек бирә. Әмма кайбер кыенлыклар да бар, мәсәлән, актив моционны оештырганда, ягъни малларны саф һавада йөрткәндә. Шуңа карамастан, сыерларны көненә өчәр сәгатькә урамга чыгаралар.

Беренче корпуста да сыерлар асрала. Биредә без тәҗрибәле терлекчене, күп еллар фермада эшләүче савым операторы Валерий Корнековны очраттык. Лаеклы ялга чыгуына сигез ел булса да, эштән китәргә җыенмый әле ул. Сүз уңаеннан, аның улы Денис Корнековның да биредә эшләвен әйтеп китик.

– Фермада ун ел эшлим. Мин монда склад мөдире дә, механизатор да. Трактор белән мал азыгы таратам, транспортир арбага өйгән тиресне чыгарам. Бүгенге көндә фермада 12 кеше эшлибез, – ди Денис.

Икенче корпуста күптән түгел бозаулаган сыерлар белән бозаулар асрала. Яңа корпустагы яшь маллар да бәйсез йөри, аларны саф һавага чыгарган вакыт иде.

– Бозаулар алар бала кебек. Җилсез көнне йөгереп, сикергәләп йөриләр, керәселәре дә килми, ә буранлы һәм салкын көн булса, үзләре корпуска кереп китәләр, – ди Илгиз Фәнил улы.

Биналар ремонтланган, чиста һәм коры. Ветстанция начальнигы Илшат Гәрәев билгеләп үтүенчә, терлекләр биредә ветеринария нормаларына ярашлы асрала.

–  Чиста, хәтта аяк киеме дә пычранмады, – дип нәтиҗә ясады ул.

Эрнес Әлфир улы терлекләрнең рационы һәм сөт сыйфаты белән кызыксынды. Ачыклануынча, биредә мал азыгын ике елга запас белән әзерлиләр.

– Сөт составындагы май, аксым һәм сыйфатны билгеләүче башка төп күрсәткечләр буенча нормага туры килә. Аны «Чишмә сөт заводы» җәмгыятенә эшкәртүгә озатабыз, – дип хәбәр итте «Агро-Альянс» җитәкчесе Руслан Хәмитов.

Маллар кышлату – җаваплы чор
Маллар кышлату – җаваплы чор
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: