Чишмэ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 декабрь 2021, 15:26

Кышлау чоры план буенча бара

Район хуҗалыкларында катлаулы һәм җаваплы булган маллар кышлату чоры дәвам итә. Терлекчелек продукциясен җитештерү буенча төп күрсәткечләрнең үтәлеше аның уңышлы оештырылуына бәйле.

«Үзәк» МТС предприятиесенең «Нива» Кырмыскалы филиалы җитәкчесе Радмир Мөхәррәмов (уңда), Чишмә бүлекчәсе филиалы управляющие Илгиз Ишмаев (уртада) һәм Авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Эрнес Кәримов малларны кышлату турында фикер алыша
«Үзәк» МТС предприятиесенең «Нива» Кырмыскалы филиалы җитәкчесе Радмир Мөхәррәмов (уңда), Чишмә бүлекчәсе филиалы управляющие Илгиз Ишмаев (уртада) һәм Авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Эрнес Кәримов малларны кышлату турында фикер алыша

Безнең хәбәрчебез районның авыл хуҗалыгы идарәлеге һәм ветеринария станциясе белгечләре белән төрле милек формасындагы хуҗалыкларда маллар кышлату барышы белән танышты. «Новотроицкий» җәмгыятендә ит терлекчелеге белән шө-гыльләнәләр. Биредә 100 баш мөгезле эре терлек, 170 ат, 120 сарык асрала. Хуҗалык җитәкчесе Иван Быков һәм идарәче Нәзир Бикмәтов терлек асралган биналарны, күптән түгел сатып алынган абердин-ангус токымлы нәселле үгезләрне күрсәттеләр. Маллар көндез кардада йөри, ә төнгелеккә биналарга куып кертелә. Мал азыгы җитәрлек күләмдә тупланган, ашату рационына печән, салам, чөгендер түбе (жом), ашлык фуражы керә, бернинди проблемалар да юк.

«Үзәк» МТС предприятиесенең «Нива» Кырмыскалы филиалы Чишмә бүлекчәсенең Чувалкип һәм Тәпәреш сөт фермаларында 889 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 409  сыер бар. Филиал җитәкчесе Радмир Мөхәррәмов кышкы көннәрдә малларның продуктлылыгы турында сөйләде, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, сөтнең бераз кимрәк булуын билгеләп үтте. Сыерлар күпләп гыйнвар-февраль айларында бозаулаячак һәм савым сыерларының сөте сизелерлек артачак. Артым начар түгел – бозаулар көн саен 1000 граммга кадәр үсә.

Яхшы тәрбияләү, карау шартлары һәм баланслы рацион аркасында маллар көр, авырмыйлар. Рационга сенаж, силос, чөгендер түбе, патока, фураж, салам керә. Кардаларда малларга туйганчы ашау өчен салам рулоннары куелган.

Биналар буйлап уздык. Ике фермада да сыер абзарларында чисталык һәм тәртип хөкем сөрә, бозаулар аерым читлекләрдә асрала. Биредә малларның моционы (йөртү, хәрәкәтләндерү) турында да онытмыйлар. Үгезбозаулар кардаларда асралса да, сыерларны көн саен урамга чыгаралар.

Тәпәреш фермасы мөдире Фидаил Ямгуров тирес транспортерларының өзлексез эшләвенә игътибарыбызны юнәлтте. Узган кышлату чорында биналарны чистарту белән җитди проблемалар булса, быел ул хәл ителгән. Хәзер биредә авыш транспортер куелган. Нәтиҗәдә, тирес вакытында тазартыла, сыерларның асты чиста.

Д. С. Идиятуллин крестьян-фермер хуҗалыгы  ат үрчетү һәм ит терлекчелеге белән шөгыльләнә. Абердин-ангус һәм башкорт токымлы атлар кардаларда да асрала, иркендә дә йөри. Маллар көр.

– Бездә, гомумән, ябык терлек юк. Үгезләрне һәм атларны махсус цехта чалып «ЭКОПРОД» кооперативына эшкәртүгә җибәрәм, үзем дә әлеге ассоциация әгъзасы булып торам. Ягъни, мин үземә начар чимал җибәрә алмыйм, – ди Дамир Идиятуллин.

Авыл хуҗалыгы идарәлеге башлыгы Эрнес Кәримов, терлекләрне кышлату барышы белән танышканнан соң яхшы бәя бирде. Кешеләрнең куелган бурычларны хәл итүгә җаваплы каравы сөендерә, дип билгеләп үтте ул, һәм кышлатуның штат режимында узачагына ышаныч белдерде.

Кышлау чоры план буенча бара
Кышлау чоры план буенча бара
Автор:Николай Покотило
Читайте нас: