Чишмэ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 ноябрь 2021, 14:30

Фермада яңа корпус төзелде

Сафар авылында кара-чуар токымлы нәселле терлек үрчетү белән шөгыльләнүче «Нурис» җәмгыятендә буаз таналар өчен яңа ферма корпусы ачылды. Анда якынча 140 баш мөгезле эре терлек урнаштыру планлаштырыла.

Фермада яңа корпус төзелде
Фермада яңа корпус төзелде

Биредә төзелеш эшләре ике ел барган. «Нурис» җитәкчелеге, икътисади хәлләрнең тотрыксыз булуына карамастан, яңа корылма салуга акча тотарга җөрьәт иткән. Бу, исәп буенча, җиденче корпус, ул заманча технологияләрне исәпкә алып төзелгән.

Җәмгыять җитәкчесе Рөстәм Исаков сүзләренә караганда, корылык, эссе көннәр ашлыкны һәм мал азыгын югалтуга гына китереп калмый, сыерларның артык эсселектән җәфалануына һәм савымнарның кимүенә дә сәбәп була. Сыерлар аны, салкынга караганда, күпкә авыррак кичерә. Шуңа күрә биналарны яхшы итеп җилләтүне тәэмин итәргә кирәк – моның өчен яңа корпус түбәсендә вентиляция тишекләре бар. Ә киләчәктә хәтта кондиционерлар кую планлаштырыла.

Корпус тулысынча механикалаштырылган, махсус техника сатып алынган, шулай булгач, терлекчеләр өчен яхшы шартлар булдырылган. Мал азыгы ел ярымга алдан әзерләнә, шуңа күрә биредә корылыклы ел да югалтуларсыз узар, дип өметләнәләр.

– Махсус корпуста булдырылган шартлар сыерларны бозаулаганчы уңайлы шартларда асрарга мөмкинлек бирә. Кайбер хуҗалыклар эшләүдән туктаган вакытта, «Нурис» җәмгыяте тотрыклы рәвештә үсүен дәвам итә, күрсәткечләр дә әйбәт, – дип билгеләп үтте корпус ачылу уңаеннан килгән район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.

Ришат Әнис улы билгеләп үтүенчә, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең терлекләр санын арттыруына һәрьяклап ярдәм күрсәтү мөһим, шул исәптән субсидия хисабына. Әйтик, «Нурис»ка дәүләт тарафыннан берничә юнәлеш буенча финанс ярдәм күрсәтелә. Быел хуҗалык җәй коры килү сәбәпле терлек азыгына өстәмә субсидия алды.

– Сөт җитештерүгә һәм нәселле маллар сатып алуга субсидия алдык. Бу максатка өчәр миллион сум акча бирелде. Хәзер исә терлек азыгы сатып алуга бер миллион сум күләмендә ярдәм булды, – дип раслады Рөстәм Исаков.

Фермада яңа корпус төзелде
Фермада яңа корпус төзелде
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: