Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 ноябрь 2021, 09:46

Авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

12 ноябрьдә район Мәдәният сараенда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чаралар узды.

Район хакимияте башлыгы белән истәлеккә фото. «Агро-Альянс» җәмгыяте комбайнчысы Динар Байков (сулда) урып-җыюда яхшы эшләгәне өчен бүләкләнде
Район хакимияте башлыгы белән истәлеккә фото. «Агро-Альянс» җәмгыяте комбайнчысы Динар Байков (сулда) урып-җыюда яхшы эшләгәне өчен бүләкләнде

Тантанага авыл хуҗалыгы алдынгылары, хезмәт коллективлары, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре һәм вәкилләре, фермер хуҗалыклар, авыл биләмәләре башлыклары һәм хөрмәтле хезмәт ветераннары чакырылды.

Мәдәният сарае фойесында оештырылган күргәзмәдә «Экопрод» авыл хуҗалыгы предприятиесендә, «Чишмә сөт заводы», «Чишмә май экстракцияләү заводы», БНИИСХ селекция үзәге, «Нур-Агро», «Туклану үзәге» җәмгыятьләрендә, элеваторда һәм Галимҗанов шәхси ярдәмче хуҗалыгында җитештерелгән продукция тәкъдим ителде. Чишмә элеваторы вәкиле Рида Низаметдинова яңа уңыштан пешерелгән икмәк-күмәч ризыклары белән бай өстәл әзерләгән, уртада зур икмәк урын алган.

– Икмәкләр, күмәчләр, төрле пироглар алып килдек, – дип санап китте Рида Фәнил кызы.

Туклану үзәгенең сәүдә вәкиле Дамир Галикәев үз предприятиесендәге яңалыклар турында сөйләде. Шушы көннәрдә алар поселокта сәүдә ноктасы ачалар икән.

Дурас авыл Советы биләмәсендә яшәүче Зимфира Галимҗанова шәхси ярдәмче хуҗалык вәкиле буларак катнашты.

Күргәзмәне БР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов, район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, районның авыл хуҗалыгы идарәлеге башлыгы Эрнес Кәримов һәм башка дәрәҗәле кунаклар карады. Тиздән залда тантаналы җыелыш башланды, анда авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә карата бик күп җылы сүзләр әйтелде.

– Районның икътисади һәм социаль үсешендә авыл хуҗалыгы тармагы әһәмиятле урын алып тора, шуңа күрә агросәнәгать комплексы һәрвакыт хакимиятнең игътибар үзәгендә кала, – дип ассызыклады үз чыгышында район башлыгы Ришат Мансуров.

Башкортстан Республикасының агросәнәгать комплексы системасында озак еллар намуслы эшләгән, югары һөнәри осталык күрсәткән, яхшы күрсәткечләргә ирешкән, эшкә тугрылык өчен Башкортстан Республикасының Мактау грамоталары тапшырылды, «БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», «БРның атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелде, шулай ук республика бәйгеләрендә катнашкан өчен БР Хөкүмәте, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Чишмә районы хакимияте һәм БР Профсоюзлар Федерациясеннән лаеклы бүләкләр тапшырылды.

– Районның төп байлыгы – хезмәт сөючән кешеләр. Алар ярдәмендә районда буш торган җирләр юк.

Һәр гектар җир кулланылышта. Чишмә районында авыл хуҗалыгы эшчәннәре барлык өлкәләрдә дә яхшы күрсәткечләргә ирешәләр, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов.

Хуҗалыкларга тәэмин итүче фирмалар исеменнән үзара күпьеллык файдалы хезмәттәшлек өчен бүләкләр тапшырылды.

Район һәм авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре «Икмәк исе килгән кулларга дан!» дип исемләнгән зур концерт һәм театрлаштырылган тамаша күрсәттеләр.

Бишкәҗә фермасы терлекчесе Фәһим Әхмәтҗанов («Башкир-агроинвест» җәмгыяте) бәйрәм тантанасыннан соң үзенең тәэссоратлары белән уртаклашты.

– Хезмәтебезнең югары бәяләнүенә шатмын. Минем эш стажым 40 елга якын. Бүләкләүгә дә еш киләм, мондый чаралардан соң кәефләр күтәрелеп китә, – диде ул.

Авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр
Авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: