Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 ноябрь 2021, 12:46

«Нерал-Чишмә» табигый ашламалар куллана

Табигый ашламалар куллану туфракның уңдырышлылыгын күтәрүгә һәм уңышны арттыруга ярдәм итә. Шуның хисабына туфракның структурасы үзгәрә, дым сеңдерү үзенчәлеге арта. Чөнки минераль ашламалар куллану туфракны ачылата, ә табигый ашламалар кертү киресенчә.

Механизатор Шамил Кәримов һәм төягеч белән эшләүче Роберт Собханкулов (сулдан уңга)
Механизатор Шамил Кәримов һәм төягеч белән эшләүче Роберт Собханкулов (сулдан уңга)

«Нерал-Чишмә» җәмгыятендә дә табигый ашлама сыйфатында кош-корт тизәге кулланыла башлаган. Аны җиргә эшкәртмичә кертү закон буенча тыела, чөнки ул аеруча хәвефле булган беренче класслы агулы ашлама булып тора. Шуның өчен аны тәүдә эшкәртү таләп ителә.

– Барлык табигый ашламалар составында азот-фосфор-калий, шулай ук микро- һәм макроэлементлар бар. Бу үсемлекләр өчен файдалы матдәләрнең тулы бер хәзинәсе. Нәкъ әлеге компонентлар яшелчә культуралары гөрләп үссен, җимшәннәр барлыкка килсен өчен кирәк, – ди хуҗалыкның баш агрономы Владимир Лысенко. – Без табигый ашламалар әзерләүгә лицензиясе булган бер компания белән элемтәгә кердек. Алар кош-корт комбинатларыннан алынган тиресне микробактерияләр белән эшкәртәләр, зур өемнәргә өеп полиэтилен белән каплыйлар, шунда ул бер ай чамасы өлгерә. Шул рәвешле компост, ягъни черемә барлыкка килә. Составында кош тизәге белән утын чүбе булган шул черемәне басуларга таратабыз. Июль аенда шул оешма белән килешү төзедек, алар 1300 тонна компост әзерләп бирде. Аны кайтарып тараттык инде, тагын заказ бирдек, бер айдан соң анысы да әзер булачак.

Тиресне машиналарга төяп басуга чыгарган һәм бульдозерлар белән этәртеп тараткан вакытлар артта калды. Хәзер хуҗалыкта моның өчен табигый ашламаларны таратучы махсус техника – «Хозяин» бар, ул басуларга 60 тоннага кадәр ашлама кертә ала. Бу шактый кыйммәтле техника. Аңарда тәҗрибәле механизатор Шамил Кәримов эшли. Бүгенге көндә 370 гектар мәйданга, югары табыш бирүче культуралар чәчеләчәк басуларга табигый ашлама кертелгән. Аның бер өлеше бөртекле ашлык үсәчәк 22 гектар җиргә, калганы шикәр чөгендере утыртылачак басуларга таратылган.

– Без актив рәвештә тәҗрибәләр дә үткәрәбез, мәсәлән, киләсе елда 600 гектарда мелиорация белән шөгыльләнергә планлаштырабыз. 300 гектарда шикәр чөгендере су сибеп үстереләчәк. Шуның 100 гектарына табигый ашлама кертелде. Төрле микъдарда, һәр гектарга биштән алып 20 тоннага кадәр ашлама кертеп карыйбыз. Табигый ашламаларның планлаштырылган күләме – биш-биш мең ярым тонна. Бүгенге көндә барлык кырларның эшкәртелүен исәпкә алып, киләсе елда куллану өчен кыш дәвамында ашлама туплаячакбыз, – диде Владимир Петрович.

«Нерал-Чишмә» табигый ашламалар куллана
«Нерал-Чишмә» табигый ашламалар куллана
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: