Чишмэ
+17 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
21 Октября 2021, 07:51

Киләчәк уңышка нигез салалар

Билгеле булуынча, алачак уңыш күп очракта чәчелгән орлык сыйфатына һәм аның ни дәрәҗәдә шытып чыгуына бәйле. Суктырылган ашлык арасында салам, кибәк калдыклары, чүп үләннәре һәм башка культуралар орлыклары, вакланган, өлгереп җитмәгән бөртекләр һәм башка катнашмалар бар. Шуңа күрә аны мотлак рәвештә өстәмә чистарту, сортировкалау һәм киптерү мөһим.

Сынау лабораториясе агрономнары Альфира Кандарова (алгы планда) һәм Айсылу Байбурина орлыкларның сыйфатын тикшерәСынау лабораториясе агрономнары Альфира Кандарова (алгы планда) һәм Айсылу Байбурина орлыкларның сыйфатын тикшерә
Сынау лабораториясе агрономнары Альфира Кандарова (алгы планда) һәм Айсылу Байбурина орлыкларның сыйфатын тикшерә

Чишмә районы хуҗалыкларында орлык әзерләүгә җаваплы карыйлар. Орлыкка дигән ашлык аерым салына һәм ындыр табагында беренчегә чүп-чардан аралана, аннары янәдән чистартыла, сортларга аерыла. Страховка фондын исәпкә алып, саклауга 7000 тоннадан артык, ягъни чәчү мәйданнары структурасы буенча кирәкле күләмдә бөртекле һәм кузаклы сабан культуралары орлыгы салына. Алар беренче, икенче һәм өченче репродукцияләргә туры килә.

Әлеге вакытта иген культуралары орлыгы амбарларда югары чәчү кондициясенә җиткереп әзерләнә, аларны соңыннан күчереп йөртеп имгәтмәс өчен салкыннар башланганчы саклауга салу мөһим. Шунысы да бар, чистартылмый салынган орлык янып ятарга мөмкин, бу аның сыйфатына йогынты ясый.

– Хуҗалыкларның агрономия хезмәтләре алда торган беренче чираттагы бурычларны үтәде, – дип билгели үзәк фәнни-методик ветеринария лабораториясе җитәкчесе урынбасары Айрат Байбурин. – Орлыкларны анализга китерә башладылар инде. Беренчеләрдән булып «Башкир-агроинвест» җәмгыяте тапшырды (баш агроном Фәнил Нургалиев, агроном-орлыкчы Салават Мөхәммәтов). Хуҗалыкта орлык яңарту белән дә шөгыльләнәләр – элита һәм югары репродукцияле орлыклар сатып алалар. Мәсәлән, «Мадрас» сортлы борчак, ак кандала үләне, уҗым бодаеның «Дон губернаторы» сортын сатып алганнар (аны чәчкәннәр дә инде). Алардан соң «Нурис» (баш агроном Ринат Гомәров), «Агро-Альянс» (Рамил Ибраһимов), «Нерал-Чишмә» җәмгыятьләре (Владимир Лысенко) орлыкларны анализга тапшырды.

Орлык материалының сыйфатын соңга калмый тикшертергә кирәк. Һәр агроном, чәчү нормасын планлаштыру өчен, аның нинди сыйфатта булуын белергә тиеш. Чөнки гектардан күпме уңыш алу игеннәрнең куелыгына бәйле. Басудагы шытымнарның артык куе яки сирәк булуына юл куярга ярамый. Бу уңыш югалтуга китерергә мөмкин.

– Хуҗалыкларның агрономия хезмәтләренә тагын бер кат сортларны яңарту һәм алыштыру кирәклеге турында искә төшерәсем килә, – ди Айрат Фәнүз улы. – Өченче репродукциядән түбән орлык чәчү өчен яраклы түгел. Ә районда әлегә шундый орлык чәчүче хуҗалыклар бар.

Шуны билгеләп үтик, 2022 елда яз чәчү өчен амбарларга 3 мең тонна бодай (нигездә «архат», «эскада-70», «омская-35» сортлары), «челябинский 99», «Саша», «Чепелев истәлегенә», «прерия» сортлы 2500 тонна арпа, «чишминский-95», «аксайский усатый», «готик» сортлы 600 тонна борчак, шулай ук 298 тонна солы, 55 тонна карабодай, 350 тонна ногыт орлыгы, «северный» сортлы җитен һәм «рапсодия» сортлы горчица орлыгы салынган.

Орлык материалларын ноябрь башына кадәр чистарту һәм сортларга аеруны төгәлләргә һәм үзәк фәнни-методик лабораториягә анализга тапшырырга кирәк.

Киләчәк уңышка нигез салалар
Киләчәк уңышка нигез салалар
Автор:Николай Покотило
Читайте нас