

Чөнки җәйләү чоры бик тиз үтеп китә һәм маллар күп вакыт фермаларда асрала. Терлекләрнең продукция бирүчәнлеге һәм сәламәтлеге күбесенчә фермаларның кышка ничек әзерләнүенә бәйле. Кыш сулышы сизелеп тора, бу күчеш чорда малларга да җиңел түгел. Әмма кышкылыкка яхшы әзерләнгән урыннарда ул чагыштырмача җиңел уза.
Ар сөтчелек фермасының «Әһли» крестьян-фермер хуҗалыгында 237 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 127 сыер асрала. Биредә биналарны кышка әзерләүгә җаваплы карыйлар. Җәйге көннәрдә бозаулар абзарының һәм бозаулату бүлегенең түбәсе ябылган, идәннәр алыштырылган, яңа туган бозаулар өчен читлекләр куелган. Сыер абзарларында бетон сукмаклар салынган, тирес каналлары төзәтелгән, кардалар шулай ук тирестән тазартылган һәм ремонтланган.
Терлекчелек биналары маллар «кышкы фатирларына» кайтуга әзер диярлек. Әмма хуҗалыкта ашыкмыйлар әле.
– Һава торышы мөмкинлек биргәндә малларны көтүлектә йөртәчәкбез, – ди идарәче Самарҗан Хәсәнов. – Бу безгә кышка әзерләнгән мал азыгын сак тотарга мөмкинлек бирә – ул, узган ел белән чагыштырганда, әзрәк тупланды. Дөрес, без сыерларга әле дә печән һәм сенаж бирәбез. Шул рәвешле әкренләп бер төр ризыктан икенчесенә күнектерәбез, бу очракта маллар продукция бирүне югалтмый.
Чыннан да, көннәрнең сизелерлек суытуы, сусыл үләннәр булмау савым сыерларының сөт бирүенә йогынты ясамаган. Савымнар әле дә югары, һәр сыердан якынча 10 килограмм сөт савып алына. Хуҗалык малларны бүгеннән үк фермаларга кайтарып асрый башларга әзер.