Чишмэ
+22 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
15 Октября 2021, 09:23

Басуларга табигый ашлама чыгарыла

Киләчәктә мул уңыш алу өчен кырларның уңдырышлылыгын арттыру мөһим.

Басуларга табигый ашлама чыгарылаБасуларга табигый ашлама чыгарыла
Басуларга табигый ашлама чыгарыла

«Нурис» җәмгыяте җитәкчелеге һәм агрономия хезмәте моны бик яхшы аңлый һәм минераль ашламалар белән генә чикләнми. Биредә алты-җиде берәмлек техника белән басуларга тирес чыгару өчен механикалаштырылган отряд булдырылган. Аны басуга камазчылар Рөстәм Монзаров һәм Зинфир Нугаев, «Т-150» белән механизаторлар Икром Мәхмүдов һәм Гайрәт Рузмәтов ташый. Ә тиресне «К-700» базасында эшләнгән механик төягеч ярдәмендә Илхом Нурмәтов төйи. Ташылган тирес өемнәрен «Т-156» тракторында Юныс Ахунов тарата. Аның артыннан сигез метрлы «СП-8» агрегаты тагылган «МТЗ-82» белән Аббас Бигмәтов тигезләп тырматып бара.

Басуның бер ягына тирес керткән арада, икенче ягын сөрә баралар.

– Бу 115 гектарлы кыр, – ди хуҗалыкның баш агрономы Ринат Гомәров. – Һәр гектарга якынча 30 тонна табигый ашлама кертәбез. 60 гектар мәйданга 20 мең тонна чамасы тирес чыгардык.

Гомумән алганда, табигый ашламалар минераль ашламадан нәтиҗәлерәк һәм күпкә арзанрак та дип саныйм. Хәзерге заманда монысы да зур әһәмияткә ия.

Без сөйләшеп торган арада йөк машиналары һәм тракторлар берничә рейс ясап өлгерделәр дә инде. Шунысы әйбәт, тирес өемнәре якында гына. Киләсе язда мул итеп ашлама кертелгән бу басуга бодай чәчеләчәк.

Басуларга табигый ашлама чыгарыла
Басуларга табигый ашлама чыгарыла
Автор:Николай Покотило
Читайте нас