

«Нурис» җәмгыятендә урып-җыю эшләре төгәлләнгән, техника урактан соң калган чүп-чардан тазартыла, ватылган урыннары төзәтелә һәм кышка саклауга куела. Механизаторлар Әлфәт Нигъмәтуллин һәм Халик Ахунов «Джон Дир» агрегатында 2022 елда чәчү өчен җирләрне әзерләү белән мәшгуль. Ике сменада сөрәләр, көн саен якынча 50 гектар җир эшкәртәләр. Алар язгы кыр эшләрен дә беренчеләрдән булып башлаганнар, чәчү кампаниясендә, уракта, уҗымнар чәчүдә катнашканнар. Көзге кыр эшләрен дә алар төгәлләр, күрәсең. Механизаторлар алдында 1200–1300 гектарда җирне туңга сөрү бурычы тора. Алар ал-ял белмичә эшләп, меңнән артык гектарда басуларны сөргәннәр дә инде.