

Район авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш зоотехнигы Данис Әминев белән бергә «Үзәк» МТС «Нива» Кырмыскалы филиалының Чишмә бүлекчәсе фермаларында булдык, анда 940 мөгезле эре терлек, шул исәптән 410 савым сыеры асрала. Чувалкип сөт фермасында 430 мөгезле эре терлек, шул исәптән 197 савым сыеры бар. Биредә зур күләмдә ремонт эшләре башкарылган: абзар стеналары ныгытылган һәм түшәмә плитәләр өлешчә алыштырылган, түбәне ремонтлау тәмамланып килә, бина эчендәге стеналар агартылган. Мал азыгы җитәрлек тупланган. Дөрес, ферма мөдире Рәсим Сәфәров сүзләренә караганда, печән, үткән ел белән чагыштырганда, азрак әзерләнгән, әмма ул сенаж исәбенә капланачак.
Ферма мөдиреннән тирес түгү транспортеры турында сораштык. Үткән мизгелдә аларны ремонтлап торырга туры килгән.
– Ул турыда искә төшерәсе дә килми, – диде Рәсим Тимерхан улы. – Бик җәфаландык. Аның каравы, быел яңаларын сатып алдык, әлеге вакытта алар астына улаклар куябыз һәм тиздән җыеп бетерәчәкбез.
Продукция алу турындагы сорауга, тәүлегенә тулаем савым 2,5 тонна тәшкил итә, диде. Савым көтүе даими рәвештә яңартылып торыла. Моның өчен 30 тана үстергәннәр, тагын шул кадәрне сатып алырга планлаштыралар.
Гомумән алганда, фермада эшлекле кәеф хөкем сөрә, төзүчеләр барлык эшләрне тәмамларга ашыгалар, өстәвенә, шушы көннәрдә сыерлар җәйге лагерьдан стационар биналарга кайтарылачак.
Тәпәреш фермасында терлекчелек биналарын әзерләү белән мастер-төзүче Илмир Гаделшин бригадасы шөгыльләнә, аларга мал караучылар ярдәмгә килә. Ферманың тирә-ягы төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә: эшкәртелмәгән такта өемнәре ята, циркуляркада аларның читләрен алдыралар һәм ат арбасына төяп абзарга ташыйлар, анда идән җәю эшләре тәмамланып килә, бозаулар өчен ялан абзарда яшь терлекләрне җил-яңгырдан һәм кардан саклау өчен япма корыла. Тирес түгү җайланмалары тулысынча үзгәртеп корылган.
Бозау абзарына кердек, анда терлекчеләр Виктор Ефимов һәм Азат Нигъмәтуллин яңа туган бозауларны карый иде. Эчтә якты, яңа гына җәелгән идәннәр ялт итеп тора.
– Бездә тәртип. Утлыкларны алыштырсаң әйбәт булыр иде.
Өлгерербез әле, материал бирергә вәгъдә итәләр, – диделәр алар.
Фермада вак-төяк эшләр генә калган. Шуңа күрә малларның әзер биналарга керәчәгенә һәм кышлату чорында күңелсез хәлләр булмаячагына ышаныч бар.