

– Биредә дүртенче көн эшлибез. Моңа кадәр бригада Салих авылы янында булды. Яңгырлар бераз комачаулады, әмма тырышабыз, калышмыйбыз, – ди комбайнчы Илсур Собханкулов.
Уңышны Алкин авылындагы ашлык чистарту комплексына китерәләр, көнбагышны анда чүп-чардан арындыралар, киптерәләр һәм күптән түгел төзелгән яңа ангарга сакларга салып куялар.
– Уңыш куәте һәр гектардан 24,8 центнер тәшкил итә. Ә бер басудан хәтта 32 центнер чыкты. Коры һәм эссе җәйне исәпкә алганда, быелгы ел өчен 25 центнер чамасы уңыш алу начар түгел, – диде хуҗалыкның баш агрономы Владимир Лысенко.
Мондый уңыш ашламалар кертү, яңа технологияләр, уңдырышлылыкны арттыра торган гибридлар һәм заманча техника куллану нәтиҗәсендә алынган.
23 сентябрьгә район аграрчылары 3386 гектарда көнбагыш суктырган, бу барлык күләмнең (7930 га) 43 проценты. Тулаем җыем күләме 5043 тонна тәшкил итә, район буенча уртача уңыш куәте – 14,9 центнер.
Сүз уңаеннан, республиканың май заводлары яңа уңыш кабул итәргә әзер. Республика Хөкүмәте карары белән төзелгән комиссия төбәктәге май заводларында матди-техник базаның әзерлеген тикшерә. «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятендә дә тикшерү узды. Нәтиҗәдә, матди-техник база әзерлеге бик яхшы, дип бәяләнде.