Чишмэ
-4 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
22 Сентября 2021, 11:15

Район басуларында эшләр бара

Район басуларында көзге кыр эшләре дәвам итә. Игеннәрне суктыру тәмамланган диярлек (99,8%), «Башкир-агроинвест» җәмгыятендә, «Үзәк» МТС предприятиесенең Кырмыскалы районындагы «Нива» филиалының Чишмә бүлекчәсендә һәм фермер хуҗалыкларда гына бөртекле культуралар үстерелгән зур булмаган басуларны сөрәсе калган.

Район басуларында эшләр бараРайон басуларында эшләр бара
Район басуларында эшләр бара

Уртача уңыш гектарыннан 17,5 центнер тәшкил итә. Уҗым культуралары һәм бөртеккә алынган кукурузга килгәндә, аларның уңышы һәр гектардан 20 центнер, шул исәптән сабан бодае – 17, солы – 13, җитен – 6,2, рапс – 7,7, карабодай – 13, соя уңышы 10 центнер тәшкил итә. «Нерал-Чишмә», «Агропромбизнес», «Агро-Альянс», «Башкир-агроинвест» җәмгыятьләре игенчеләре һәр гектардан 18–22 центнер уңыш җыеп алдылар.

Бу көннәрдә авыл эшчәннәре комбайннарны көнбагыш басуларына чыгарды, ул 7930 гектар мәйданда үстерелгән. Беренчеләрдән булып майлы орлыкларны «Агропромбизнес» җәмгыяте суктыра башлады, механизаторлар 1440 гектар мәйданның 730 гектарын җыеп алганнар, уңыш куәте – 16,3 центнер. «Нерал-Чишмә», «Урал җире», «Новотроицкий» җәмгыятьләрендә, крестьян (фермер) хуҗалыкларда майлы культураларны суктырып алу эшләре дәвам итә. Көнбагыш әлегә 2169 гектарда җыеп алынган.

«Башкир-агроинвест», «Агро-Альянс» һәм «Нерал-Чишмә» җәмгыятьләрендә дә шикәр чөгендере алалар. Беренче хуҗалыкта әлеге культура 640 гектарда (22%) казып алынган, 9500 тонна уңыш басу читенә өеп куелган, икенче хуҗалыкта шикәр чөгендере 200 гектар күләмендә (16%), өченчесендә басуларның тәүге 30 гектары казылган. Крестьян-фермер хуҗалыкларда да шикәр чөгендерен казып алу дәвам итә. Биредә уңыш җыеп алынган басулар мәйданы 320 гектар, яки 82 процент тәшкил итә.

Урып-җыю эшләре белән беррәттән басуларга сөрү агрегатлары чыга башлады. 26350 гектар мәйданда туңга сөрү эшләре башкарылды. 4300 гектарда туңга сөргән «Нерал-Чишмә», «Башкир-агроинвест» (3600 гектар), «Агро-Альянс» (2000 гектар), «Агропромбизнес» (1400 гектар) җәмгыятьлә-ре механизаторлары алда бара.

Аграрчылар көзге кыр эшләрен явым-төшемнәр башланганчы тәмамларга тырыша, чөнки көннәр гел генә аяз тормас.

Район басуларында эшләр бара
Район басуларында эшләр бара
Автор:Николай Покотило
Читайте нас