Чишмэ
+15 °С
Ясно
Авыл хуҗалыгы
18 Сентября 2021, 05:06

Районда шикәр чөгендере алалар

«Башкир-агроинвест» җәмгыятенең шикәр чөгендере басулары безнең районда гына да якынча 3000 гектар мәйданны биләп тора.

Районда шикәр чөгендере алаларРайонда шикәр чөгендере алалар
Районда шикәр чөгендере алалар

Аны казып алу өчен өч чөгендер җыю комплексы булдырылган. Татлы тамырларны казып алуга беренчеләрдән булып Ябалаклы басуларына Рәфис Шәнгәрәев һәм аның алмашчысы Айдар Рөстәмов чыккан. Бер көннән алмашчысы Юлай Арсланов белән Андрей Комолкин, Ринат Әминев белән Рамил Бакиев та ярдәмгә килгәннәр. Комбайнчылар биш көн эчендә Ябалаклы авылы янындагы дүрт басудан тамыразыкларны казып алып, Чишмә авылы янындагы басуга күчкәннәр. Агроном Павел Рогозиннан эшләр барышы һәм быелгы уңыш белән кызыксындым.

– Дүрт йөз гектар мәйданда чөгендерләрне казып алып, өеп куйдык, – диде белгеч. – Уңыш, әлбәттә, мактанырлык түгел, гектарыннан якынча ике йөз центнер чыга. Башка басуларда үскән уңыш күбрәк булыр, дип уйлыйбыз. Ә эш шартларына килгәндә, җир каты, казыгычлар туфракка авыр керә, шуңа күрә безнең егетләргә җиңелдән түгел.

Механизаторларга, чыннан да, киеренке эшләргә туры килә.

Тамыразыклар бик эре түгел, тирәндә утыралар, һәм чөгендер сабагын кистерү өчен комбайннарны даими рәвештә көйләргә туры килә, ә бу эш барышын тоткарлый. Эш ике сменада оештырылган, техника тәүлек әйләнәсенә кырда, басу читендәге чөгендер өемнәре күз алдында артканнан арта бара.

Районда шикәр чөгендере алалар
Районда шикәр чөгендере алалар
Автор:Николай Покотило
Читайте нас