Чишмэ
+14 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
27 Августа 2021, 10:00

Басулардан хәбәрләр

Язгы чәчү эшләрен башлар өчен басулардагы җирнең көздән сөреп калдырылуы мөһим. Ул сабан культураларын җыеп алганнан соң кырларның чүпләнүенә бәйле күп кенә проблемаларны хәл итә, сөрүлек катламын яхшырта, азот һәм туклыклы матдәләрне, дым туплануын арттыра.

Басулардан хәбәрләрБасулардан хәбәрләр
Басулардан хәбәрләр

«Нурис» җәмгыятендә басулардан бөртекле культураларны җыеп алуга ук җирләрне сөрүгә керешкәннәр. Механизатор Әлфәт Нигъмәтуллинга 600 гектар мәйданда туфрак эшкәртү бурычы куелган. Ул «Джон Дир» тракторында көн саен якынча 25 гектар җир сөрә. Бүгенге көндә 500 гектар җир туңга сөрелгән, бу планның 83%ын тәшкил итә.

Басулардан хәбәрләр
Басулардан хәбәрләр
Автор:Николай Покотило
Читайте нас