Чишмэ
+12 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
25 Августа 2021, 13:27

Игеннәр урылды, кукуруз чабылды

Игеннәрне урып-җыю тәмамланып килә. Район буенча якынча 44 мең гектар мәйданда үстерелгән бөртеклеләрнең якынча 3000 гектарын җыеп аласы калган. Механизаторлар башка эшләргә күчә. «Агро-Альянс» җәмгыятендә һәр гектардан 18,9 центнер уңыш алып, бөртеклеләрне җыеп кына калмыйча, санаулы көннәрдә 130 гектар мәйданнан кукуруз чабып алганнар һәм 1525 тонна күләмендә яшел масса әзерләгәннәр.

Игеннәр урылды, кукуруз чабылдыИгеннәр урылды, кукуруз чабылды
Игеннәр урылды, кукуруз чабылды

Кукурузны «ДОН-680» комбайнында Рәмзис Бикбулатов чапкан, ә яшел массаны «Джон Дир» тракторында Артур Гомәров, «МТЗ-1221»дә Сергей Пономарев, Алексей Волобуев, Владимир Астахов илтеп бушатканнар. Фәнзил Байков «К-700» тракторы белән өемнәрне тыгызлап күмдергән. Сергей Волобуев та «МТЗ»дан «Т-150»гә күчеп Фәнзилгә ярдәмгә килгән.

«Нурис» җәмгыятендә дә силос әзерли башлаганнар, анда кукуруз 460 гектарда үстерелгән. Өч басуның берсе җыеп алынган, 1379 тонна яшел масса хәзерләнгән.

Игеннәр урылды, кукуруз чабылды
Игеннәр урылды, кукуруз чабылды
Автор:Николай Покотило
Читайте нас