Чишмэ
+13 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
23 Августа 2021, 06:56

Иң яхшы кымыз кемнеке?

Уфада шифалы эчемлек ясаучы осталар арасында бәйге үтте

Иң яхшы кымыз кемнеке?Иң яхшы кымыз кемнеке?
Иң яхшы кымыз кемнеке?

14 августта Уфада «Акбузат» ипподромында республиканың иң оста кымыз ясаучылары җыелды.

Күчем авылыннан шифалы эчемлек җитештерү белән шөгыльләнүче Йосыповлар 15нче республика бәйгесендә безнең район вәкилләре булдылар.

– Ат асрау белән 20 елдан артык, 1998 елдан бирле, шөгыльләнәбез, ә 1999 елда кымыз җитештерә башладык, – диде Зилә Миңнегали кызы. – Кымыз ясаучыларның республика бәйгесендә ел саен катнашабыз, әмма узган елда пандемия сәбәпле аны үткәрмәделәр. 2019 елда «Эшкә тугрылык өчен» номинациясендә бүләкләндек. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел бәйгедә катнашучылар, башка еллар белән чагыштырганда, бик күп түгел.

– Бәйгегә килүчеләрнең барысы да бер-берсе белән таныш, үзара тәҗрибә уртаклашабыз, яңалыклар турында беләбез, шуннан соң аны үзебездә кулланып карыйбыз. Бу үзенә күрә ял итү, күңел ачу да кергән бик файдалы чара. Ат чабышларын карарга яратабыз. Хезмәттәшләр белән аралашу да күңелле, – диде хуҗалык башлыгы Флүр Йосыпов. – Әлеге вакытта 80 биябез бар, барлыгы 130 баш ат асрыйбыз. Традицион технологияләр буенча эшлибез. Чишмә поселогының сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлек итәбез, үз продукциябезне Уфада һәм Стәрлетамакта сатабыз, авылдашлар да сатып ала, «Йоматау» шифаханәсенә дә илтәбез.

Нигездә, кымыз җитештерү – гаилә шөгыле. Әлшәй районыннан килгән, 2019 елда үткән бәйгедә җиңү яулаган Әлфия Ганиева бу эштә барлык гаилә әгъзаларының да катнашуы турында сөйләде.

Чара барышында «түгәрәк өстәл» үтте, теоретик имтихан булды, кымыз тәкъдим ителде. Төп бәйгедән тыш, тамашачылар сөюе бәйгесендәге тавышлар да саналды – чарага килүчеләр, чакырылган кунаклар төрле районнардан килгән бәйгедә катнашучыларның кымызларын тәмләп карадылар һәм күңелләренә хуш килгән кымыз өчен тавыш биреп үз карталарын калдырдылар. Ә кымызның төрлесе – әчкелтеме, төчкелтеме, эчкәннән соң башлар әйләнеп, җырлыйсын, биисен китерә торганы да тәкъдим ителде. Ә Бөрҗән районы кымызчылары чия, карлыган, бөтнек кушып ясалган татлы кымыз да алып килгәннәр иде.

 

Безнең белешмә

Әбҗәлил районыннан Фәттаховларның фермер хуҗалыгында җитештерелгән кымыз иң сыйфатлысы дип танылды. Республиканың Ярмәкәй районыннан килгән кымыз ясаучы Наталья Дик бәйгенең көмеш призеры булды, ә Учалы районыннан Лилия Сәгадәтова өченче урын яулады. Зилаер районыннан Марат Абдуловның кымызы тамашачылар сөюе призына лаек булды. Белорет һәм Дәүләкән районнарыннан Рәүф Мәгафуровның һәм Сания Нигъмәтуллинаның шифалы эчемлекләре икенче һәм өченче урыннарда. Башкортстан Рәсәйдә кымыз җитештерү буенча беренче, ә атлар саны буенча икенче урынны алып тора. 2020 елда республикада 3,8 мең тонна шифалы эчемлек җитештерелгән (2019 елда – 3,7 мең тонна). Төбәктә барлык категория хуҗалыкларда 117,7 мең баш ат асрала.

Иң яхшы кымыз кемнеке?
Иң яхшы кымыз кемнеке?
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас