

– Уңыш куәте якынча 20 центнер тәшкил итә, – дип хәбәр итте предприятие агрономы Павел Рогозин. – Куелыгы да нормада, башаклар тук, бөртеге дә күп кебек, әмма ул тулышып җитмәгән, югыйсә, кырык центнер чамасы алыр идек. Әмма быелгы кызу җәйдә бу начар уңыш түгел, без иртә чәчү сәбәпле оттык. Төнге унбергә кадәр эшлибез. Бүгенге көндә бөртекле культуралар 30 проценттан артык мәйданда җыеп алынды. Әле һаман борчак басуларында эш бара, ул күп утыртылды, һәм аны җай гына суктырып алырга кирәк. Басуларда эш кызу бара, мәсәлән, бу төркемнең һәр комбайны көнгә 20 гектар ашлык җыеп ала.
– Урып-җыюны август ахырына кадәр төгәлләргә планлаштырабыз, әлеге вакытта орлыкка кукуруз, көнбагыш кебек соңгы культуралар белән бергә тугыз мең гектарга якын мәйдан кала. Әлегә һәр гектардан уртача уңыш куәте 16 центнер тәшкил итә. Ашлыкны Дәүләкән элеваторына, Калмаштагы ашлык чистарту комплексына ташыйбыз. Ә биредә игеннәр коры, дымлылык нибары 11 процент тәшкил итә, шуңа күрә аларны пайчыларга тарату өчен складларга китерәбез – халыкка 16 проценттан дымлырак ашлык бирмибез. Барлык культураларны бер үк вакытта җыеп-суктырабыз, чөнки быел игеннәр дә, рапс белән горчица да иртә өлгерде. Техника җитәрлек – урып-җыю эшләрендә 54 берәмлек техника, шул исәптән 34 комбайн катнаша. 2022 елда шикәр чөгендере һәм кукуруз чәчү өчен басуларны әзерлибез. Иртәгә бу басуга минераль ашламалар кертеләчәк, аннан сөреләчәк. 1349 гектар мәйданда шикәр чөгендере һәм бөртеккә кукуруз чәчү өчен җир әзерләнгән инде, ә план буенча 3500 гектар чәчелергә тиеш, – диде Чишмә бүлеге җитәкчесе Марс Фәйзуллин.
Безнең белешмә
10 августка «Нерал-Чишмә» агрохуҗалык предприятиесе» җәмгыятендә бөртекле культураларны урып-җыю эшләре тәмамланган. Уртача уңыш куәте 20,8 центнер тәшкил итә. Районның авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматларына караганда, 9 августка бөртекле һәм кузаклы культуралар 26224 гектарда җыеп алынган, бу планның – 59,9 проценты, тулаем җыем 42560 тонна тәшкил итә, уңдырышлылык – гектарыннан 16,2 центнер.