Чишмэ
+29 °С
Болытлы
Көнүзәк
23 Май , 11:36

Чишмә районында «Атайсал» форумы узды

 «Атайсал» форумы 12 районны берләштерде. Бүген, 2026 елның 23 маенда, Чишмә районында узган форумда катнашу өчен Башкортстанның бөтен көнбатыш һәм үзәк өлешеннән вәкилләр килделәр.

Чишмә районында «Атайсал» форумы уздыЧишмә районында «Атайсал» форумы узды
Чишмә районында «Атайсал» форумы узды

  «Атайсал» проекты кысаларында «Ватан көче – сила Отечества» дип аталган төбәк форумы оештырылды.

«Атайсал» проекты эшендә Башкортстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев катнашты. Бу чара Туймазыдан Октябрьскийга кадәр 12 муниципалитеттан килгән делегацияләр съезды гына түгел. Ул катлаулы заманнарда якташыңа, күршегә ярдәм итү, нәсел тамырларыңны онытмау һәм туган төбәкне сөюеңне эшең белән исбатлау.

Чара район үзәгендә түгел, ә бөтен Башкортстан өчен әһәмиятле урында – Мостай Кәримнең туган авылы –  Келәштә башланды. Оештыручыларның бу урынны сайлавы рухи мирас белән өзелмәс бәйләнешне ассызыклап, символик рәвештә бөтен форумга үзенчәлекле төсмер бирде.

Форумда катнашучылар Чишмә районының алдынгы тәҗрибәсе белән тәүге тапкыр нәкъ Келәш авылында таныштылар. Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров Әлшәй, Бакалы, Бәләбәй, Туймазы һәм башка районнардан килгән делегацияләрне (барлыгы 12 муниципалитет) сәламләде. Ул ассызыклаганча, Келәш –  «Аек авыл» проектын уңышлы тормышка ашыруның ачык мисалына әверелгән уникаль мәйданчык. Биредә заманча авыл мәдәният йорты һәм модельле китапханә төзелгән һәм уңышлы эшләп килә. Чишмәлеләр бу объектларны күрсәтеп кенә калмадылар, ә тәҗрибәләре белән дә уртаклаштылар. Башка муниципалитетларның хакимият башлыкларын клуб һәм китапханә эшчәнлеге белән якыннан таныштырдылар, аны республиканың башка районнарында нигез итеп алырга һәм шул үрнәк буенча төзергә мөмкин булган архитектура һәм социаль стандарт буларак тәкъдим иттеләр.

РФ Федераль Җыелышы –  Дәүләт Думасы депутаты, Бөтендөнья башкортлар корылтае Президиумы рәисе Эльвира Аиткулова авыл территорияләре үсешенә карашы белән уртаклашты. Эльвира Ринатовна ике проектның да демографик проект булуын билгеләп үтте, чөнки алар урыннардагы башлангычларга һәм иң көчле һәм булдыклы кешеләр башкаларга ярдәм итә алырлык шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

— Мондый проектлар республикабызны ныклы итә. Ә бүген, махсус хәрби операция барган чорда, бу безгә һава кебек кирәк. Президент игълан иткән Рәсәй халыклары бердәмлеге елында әлеге проектлар халыкка бердәм булырга һәм уртак җиңү хакына зур эшләр башкарырга мөмкинлек бирә, – диде Эльвира Аиткулова.

Фикер алышу барышында спикерлар “Ни өчен төбәк форумында катнашучылар арасында “Аек авыл” проектында җиңүчеләр бик аз?” дигән сорау күтәрделәр. Муниципалитетлар катнашкан җиде елга йомгак ясау нәтиҗәләрнең тигез булмавын күрсәтте: кайбер районнар даими җиңү яулый, ә башкаларының еллар дәвамында бер тапкыр да призлы урыннар алганы юк.

Эльвира Аиткулова бу хәлне оештыру мәсәләсе белән аңлатты.

 "Чыннан да, лидер районнар һәм җиде ел эчендә бер тапкыр да җиңмәүчеләр бар. Безгә урыннарда эшләүче командаларга зур игътибар бирергә кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә форум секцияләрендә укыту программасы уздырабыз. Җиңү өчен кайвакыт бик аз нәрсә — оешканлык һәм документларны дөрес тутыру җитми. Безнең югары класслы экспертлар документларны бик тәфсилләп бәяли, һәм аларны әзерләү сыйфаты өчен иң күп балл исәпләнә. Без моңа аерым басым ясадык", диде ул.

Хәер, аның тирән ышануы буенча, “Аек авыл” конкурсында оттыручылар була алмый. Тугыз айга сузылган катнашу процессында мөһим социаль үзгәрешләр башлана.

 "Әгәр авыл командасы чыннан да җиңү теләге белән яна икән — башкорт телендә бик төгәл "сәмләнү" сүзе бар (дәрт белән эшкә тотыну) — катнашу вакытында барган үзгәрешләр, беренче чиратта, авыл халкының үзенә кирәк. Ил президентына да, республика яки район башлыгына да түгел — бур халыкның үзенә кирәк. Кешеләр үзләре үзгәргәннән соң гына тирә-юньдәге тормыш та үзгәрәчәк", - дип сүзенә йомгак ясады Эльвира Аиткулова.

Уңышлы кейсларны тәкъдир иткәннән соң һәм секцияләрнең төп эше башланыр алдыннан форумда катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветераннарын искә алып, Дан мемориалына чәчәкләр салдылар. Бу тантаналы мизгел Ватан көче һәм «Атайсал» фәлсәфәсе ата-бабаларыбызның батырлыгына тирән ихтирамга корылуын искә төшерде.

Чишмә поселогы Мәдәният сараенда «Якташларыбызның игелекле эшләре» видеосалоны эшләде. Экраннарда яңа мәчетләр һәм гыйбадәтханәләр, төзекләндерелгән чишмәләр, авыл парклары һәм мемориаллар белән кадрлар күренде. Һәр сюжет –  «Атайсал» порталының гамәлгә ашырылган проекты.

Һавада очып йөргән төп фикер: “Атайсал” меценатлык форматына әверелде. Бүген бу республиканың гражданлык җәмгыяте төзелүче нигез.

 СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә багышланган мәйданчык аеруча бай эчтәлекле булды. Монда «Ватанны саклаучылар» фондының БР филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсарина чыгыш ясады. Залда очраклы кешеләр юк иде. Социаль координаторлар, ветераннар, сугышчыларның әниләре һәм хатыннары килгәннәр. Гөлнур Галинуровна чыгышында ассызыклаганча, форум гади чара гына түгел, ә «көч туплау урыны» булды.

— Мондый очрашулар ихлас күңелдән сөйләшү, рәсми кабинетларда була алмаган психологик ярдәм алу өчен кирәк, – диде Гөлнур Кулсарина.

Аның сүзләреннән мөһим акцентны аңлыйсың: фонд бүген кеше язмышлары белән эшли. Авыр җәрәхәтләр алган аяк-кулсыз ветераннар өчен мондый очрашулар — «икенче сулыш». Монда аларга тормышка җайлашырга гына түгел, яшәештән мәгънә табарга: белем алырга, адаптив спортка барырга яки иҗтимагый проектлар белән шөгыльләнергә ярдәм итәләр.

Бу секциянең лейтмотивы “Хәзерге вакытта иң мөһиме — һәр сугышчыга игътибар, кайгыртучанлык һәм хөрмәт күрсәтү”, ул катнашучыларның күз яшьләре һәм горурлык белән чагылды.

Беренче секциядә параллель рәвештә “Җиңү технологияләре” турында сүз барды. Аны “БСТ”ның хәрби хәбәрчесе Ильяс Батыргәрәев алып барды. Ул бәхәсләргә кискенлек һәм гаделлек өстәде – алдынгы сызыкны үз күзләре белән күргән кеше волонтерлар ярдәменең бәясен белә.

Волонтерлык берләшмәләре вәкилләре, ныклы маскировка челтәрләре үрүдән алып үзенчәлекле җиһазлар җыюга кадәр, лайфхаклар белән уртаклаштылар. Бу тәҗрибә алышу мәйданчыгы булды, анда "Атайсал" үзенең иң эшлекле кыяфәтен күрсәтте — барысы да фронт өчен, барысы да якташлар өчен.

Өлкәннәр ярдәм һәм стратегия мәсьәләләре турында фикер алышкан арада, сәнгать мәктәбендә һәм интерактив мәйданчыкларда башка юнәлештәге тормыш кайнады.

«Тамыр» балалар-үсмерләр телеканалы «Безнекеләрне бел!» мәйданчыгын тәкъдим итте. Редактор Татьяна Никитина һәм режиссер Альбина Йосыпова яшьләрне милли тиңдәшлек турындагы диалогка җәлеп итте. Монда Ватанны яратырга гына түгел, ә аның геройларын белергә, үз халкыңның мәдәниятен заманча медиа-форматлар аша аңларга өйрәттеләр.

Ә бу вакытта «Мәгариф территориясе» секциясендә Тәнзилә Нигъмәтуллина һәм Алия Яйкарова («Торатау» геопаркы) ЮНЕСКО ассоциацияле мәктәпләрнең һәм «Белем» җәмгыятенең роле турында фикер алыштылар. СВО һәм ЮНЕСКО/мәгариф темаларын бер программада берләштерү – оештыручыларның зирәк адымы. Бу безнең Ватаныбызның корал һәм сугышчылар ихтыяры белән генә түгел, ә мәдәният, фән тирәнлеге һәм буыннар дәвамчанлыгы белән дә көчле булуын күрсәтә. «Атайсал» һәм «Аек авыл» проектлары кысаларында үткәрелгән конкурска анализ ясау катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Бу секция Келәш авылында үтте. Хәзерге заман чынбарлыгында авылда актив иҗтимагый эш алып бару гына җитми – үзең турында республика һәм федераль дәрәҗәдә белдерү кирәк.

Поселокның беренче мәктәбендә узган 11-нче «Атайсал – иминлек территориясе» секциясе әлеге темага багышланды. Аны БР Мәгариф министры урынбасары Инесса Косолапова алып барды. Спикер грантлар һәм субсидияләр алырга теләүчеләрнең еш очраган хаталарын җентекләп тикшерде, «Документларны дөрес тутыру» темасына басым ясады. Косолапова билгеләп үтүенчә, бу таләпләрне төгәл үтәү бәйгедә җиңүнең нигезе булып тора.

 "Барысы да гади кебек тоелса да, нечкәлекләре бар. Оештыручыларның сорауларына төгәл җавап бирергә һәм документларны артык мәгълүмат белән тутырмаска кирәк. Сыйфатлы әзерләнгән документлар командага аны тапшыру этабында ук үзенең көчле якларын күрергә һәм көчсез якларын вакытында төзәтергә мөмкинлек бирә”, диде ул.

Бу аналитик линияне үзенең интервьюсында БР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Лида Исаргакова дәвам итте, «Аек авыл» конкурсының уникальлеген бәяләде. Ул мондый проектларда катнашуның катлаулылыгы турындагы буш сүзне фаш итте, бәйге барлык муниципаль берәмлекләргә дә бертигез мөмкинлекләр бирә, дип ассызыклады.

Форумны оештыручылар территорияләргә матди ярдәм күрсәтү темасын тарихи хәтер мәсьәләләре белән бәйләп, комплекслы алым күрсәттеләр. Тарих-туган якны өйрәнү музеенда Шамил Вәлиев рәислегендә “Атайсал. Үз тамырларыңны ничек табарга?” дип аталган осталык дәресе үтте, анда Башкортстанның Милли архивы белән берлектә авыл Советлары башлыкларын халыкка гаилә шәҗәрәләрен торгызуда ярдәм итәргә өйрәттеләр.

Шул ук вакытта «Тура хан» визит-үзәгендә Дәүләт Җыелышы депутаты Данир Гайнуллин һәм Рәсәй фәнни-тикшеренү үзәге генераль директоры урынбасары Нәфисә Тулыбаева җитәкчелегендәге милли берләшмәләр һәм якташлык җәмгыятьләре вәкилләре Башкортстан күчмә цивилизацияләренең гаилә кыйммәтләре һәм мәдәни кодын саклау турында фикер алыштылар. Чара төшке аштан соң дәвам итте. Пленар өлештә бүләкләү тантанасы да узды.

Чишмә районында «Атайсал» форумы узды
Чишмә районында «Атайсал» форумы узды
Чишмә районында «Атайсал» форумы узды
Чишмә районында «Атайсал» форумы узды
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас