– Без балаларны мөмкин кадәр югары дәрәҗәдә аттестациягә әзерләргә тиеш, киләчәктә аларның колледжларга һәм югары уку йортларына керүе шуңа бәйле. Бу уртак бурыч, аны хәл итүдә ата-аналар да, мәктәп тә җаваплы, – диде муниципалитет башлыгы Ришат Мансуров. – Тугызынчы сыйныф укучылары өчен имтиханнар 21 майда, унберенче сыйныфлар өчен 23 майда башлана. Дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чорында барлыгы 700 кеше катнашачак, шуларның берсе экстерн, дүртесе урта һөнәри белемле һәм икесе мәктәпне үткән елларда тәмамлаучылар, – диде ул.
Ул шулай ук балаларның әлеге яшьтәге ихтыяҗларын аңлап, үз чыгышында болай дип әйтте:
– Атлап баручыга гына юл буйсына, барысы да үзегезгә бәйле. Тормышыгызның мөһим бу этабында игътибар туплавыгызны һәм вакытыгызны әлегә кирәк булмаган шөгыльләргә әрәм итмәвегезне сорыйм – бер-берең белән аралашу, күңел ачу, урам качмас, ә бүген сез үзегезне кулга алырга һәм яхшы белем багажы тупларга тиешсез. Үз мәнфәгатьләрегезне, гаиләгез, республикабыз һәм илебез мәнфәгатьләрен ничек яклаячагыгыз шуңа бәйле. Югары нәтиҗәгә ирешү өчен сез хәзерге вакытта һәр балл өчен көрәшергә тиеш. Уңышлы язга йөз тотыйк, ә без исә, үз чиратыбызда, чыгарылыш имтиханнарын оештыру һәм мәктәпне тәмамлаган чор якты мизгел булып хәтерегездә калсын өчен районда традициягә әйләнгән «Чыгарылыш укучылары балы» оештыру өстендә эшләрбез.
– Чыгарылыш сыйныф укучылары алдында әлеге вакытта һөнәр сайлау кебек мөһим бурыч тора. Бу мәсьәләдә иң элек дулкынланудан туктарга һәм үз көчеңә ышанырга кирәк. Иң мөһиме – план корып һәм тырышлык салып, кулдан килгәннең барысын да эшләү һәм билгеләнгән максатка таба бару. Һөнәр сайлаганда мәктәпләрдә һөнәри юнәлеш бирү дә ярдәм итәр. Шуны онытмагыз: алган бе-лемнәрегез гомер буена сезнең белән калачак, – диде үз чыгышында Чишмә районы мәгариф идарәлеге җитәкчесе Зилә Ямалетдинова.
Имтихан кампаниясен үткәрүне оештыру тәртибе һәм кагыйдәләре турында БР Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт йомгаклау аттестациясе бүлегенең баш белгеч-эксперты Ләлә Зәйдуллина аңлатты.
– Балалар һәм ата-аналар белән зур җыелыш сезне куркыту өчен түгел, ә ел дәвамында башкарылган эшебез турында сөйләү максатында үткәрелә, – дип аңлатты Ләлә Агдәс кызы. – Балалар имтихан тапшыру өчен күбесенчә информатика, җәмгыять белеме, биология, физика, химия, тарих һәм профиль дәрәҗәдәге математиканы сайлый. Югары уку йортларында бюджет урыннар саны арта, ә менә унберенче сыйныфка барырга теләүче укучылар саны кими. Бәлки бу Бердәм дәүләт имтиханнарыннан курку белән бәйледер. Ә бит югары уку йортларына укырга керү өчен баллар хәзер әлләни югары түгел.
2024 елдан БДИны яңадан тапшыру процедурасы да гамәлдә, әмма монда яңадан тапшырылган нәтиҗәнең генә исәпкә алынуын белү мөһим. Әгәр дә сез икенче имтиханны, беренчесенә караганда, начаррак нәтиҗә белән тапшыргансыз икән, соңгы имтихан нәтиҗәсе генә исәпләнеләчәк. Белгеч хәбәр иткән статистика буенча, имтиханны кабаттан бирергә җөрьәт иткәннәрнең 70%тан артыгы нәтиҗәләрен яхшырта алган.
Мистик 666 саны турында да искә алынды, бу – республиканың аттестатсыз калган, ягъни йомгаклау аттестациясе сынауларын үтә алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары саны. Шулар исәбенә эләкмәс өчен, имтиханнарга әзерләнә башлауны озакка сузмаска кирәк, дип кисәтте Ләлә Агдәс кызы. Шунысы куанычлы, берничә фән буенча 100дән артык балл алучылар саны да арта.
Мәктәп программасыннани тыш, мәктәптә үткән консультацияләр һәм онлайн ресурслар да имтиханнарга әзерләнергә ярдәм итә. Дәртсендерү чарасы да бар: 100 балл алып республиканың югары уку йортына кергән укучыларның 150 мең сум, ә аны имтиханга әзерләгән укытучыларның 50 мең сум алырга хокукы бар. Узган елда бу акчаларны Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырган 40 укучы һәм 118 укытучы алган.
Үзгәрешләргә килгәндә, 2024 елдан башлап укучыларның эшләре имтихан тәмамлану белән аудиториядә сканерлана, киләчәктә аларны турыдан-туры федераль тест үзәгенә Мәскәүгә җибәрү планлаштырыла.
Имтихан эшләрен язу рәвеше һәм тәртип бозуларның ни рәвешле, шул исәптән заманча технологияләр кулланып күзәтелүе турында сүз барды. Катлаулы очракларда хәтта Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре җәлеп ителергә, эшләрнең дөреслеген ачыклау өчен экспертиза уздырылырга да мөмкин. Социаль челтәрләр дә тикшерелә һәм укытучыларның да балаларга ярдәм итүе ачыкланган очраклар бар, бу процессны тупас бозу булып тора. Шул рәвешле имтиханда телефоннар куллану билгеле була. Бүгенге көндә кагыйдәләрне ачыклау чаралары күп һәм күчерергә маташу начар тәмамланырга ихтимал. Ләлә Зәйдуллина бу турыда уйланырга, имтиханга җаваплы карарга һәм язмышны сынамаска өндәде.
Шөнгәккүл авылыннан унберенче сыйныф укучысы Разалина Якупова җыелыш тәмамланганнан соң имтиханнарга унынчы сыйныфта ук ныклап әзерләнә башлавы турында сөйләде. Ул җәмгыять белеменнән имтихан тапшырып, киләчәктә аграр университетка укырга керергә планлаштыра, чөнки мәктәп белән югары уку йорты арасында яхшы элемтә урнашкан һәм укучыларның анда берничә тапкыр барганнары да булган. Әнисе Гөлнара да кызының бу карарын хуплавын һәм аның көчле якларын, аралашучанлыгын билгеләп үтте.
Ә тугызынчы сыйныф укчысы Самира Сафуанова турында, волонтерлык оешмасының актив әгъзасы буларак, моңарчы да район гәзите битләрендә язып чыкканыбыз булды. Ул 9-нчы сыйныфтан соң укырга керергә тели һәм үзен киләчәктә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп күрә. Бүгенге көндә имтиханнарга ныклап әзерләнә, мәктәптә үткән консультацияләргә йөри, ул информатика һәм җәмгыять белеменнән сынау тапшырачак.
– Быел мин көн режимын үзгәрттем, ял көннәрендә дә имтихан бирәсе фәннәрдән әзерләнәм. Шулай ук башка көннәрдә дә күбрәк вакытымны укуга бүләм. Волонтерлык эшчәнлегенә дә вакыт табам, чөнки моның өчен укырга кергәндә баллар исәпләнә. «Ышаныч» үзәгендә эшләвемә өч ел булды инде, бу эшне бөтенләйгә ташлый алмыйм, – диде ул.