Чишмэ
-5 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 август 2024, 09:07

Гражданнар җыены узды

Районда Авыл Советы көннәре дәвам итә. Күптән түгел Караякуп, Сафар һәм Чишмә авыллары биләмәләрендә дә гражданнар җыеннары булып узды. Караякуп авыл Советы биләмәсе башлыгы Рәфис Карагулов дүрт торак пунктта якынча мең ярым кеше яшәвен билгеләп үтте. Халык территорияләрне төзекләндерү буенча төрле программаларда, шулай ук 2016 елдан бирле Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасында актив катнаша һәм ел саен бәйге буенча сайлап алуда җиңү яулый. – Караякуп авылында суүткәргеч челтәрләргә, мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт ясалды, Бөек Ватан сугышы ветераннарына стела урнаштырылды, зират коймасы яңартылды, Горный мәдәният йортында һәм мәктәбендә тәрәзәләр алыштырылды, Бабик авылында юл салынды, шунда ук суүткәргеч челтәрләр ремонтланды, яңа су башнясы куелды, – дип башкарылган эшләрне санап үтте Рәфис Зәки улы. Биләмәдә шулай ук Караякуп һәм Горный авылларының кайбер урамнарына газ кертү дәвам итә. Юлларны карауга килгәндә исә, әлегә берничә мәсьәлә ачык кала, алар тиз арада хәл ителәчәк. Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Эрнес Кәримов махсус хәрби операциядәге сугышчыларга гуманитар ярдәм җыюда булышлык күрсәткән кешеләргә рәхмәт белдерде. Кыскача гына район хакимияте көче белән башкарылган эшләр турында сөйләп үтте. Хәл ителәсе кайбер проблемалар турында да искә алырга онытмады. – Безнең алда стратегик бурычлар тора, без аларны бары тик бергәләп кенә хәл итә алабыз. Районыбызның инициативалы, битараф булмаган халкына, ветераннарга, активистларга рәхмәт белдерәсем килә, – диде Эрнес Әлфир улы. Сафар авыл Советы биләмәсендә дә шундый чара узды. Җыелышка килүчеләр алдында отчет доклады белән хакимият башлыгы Илдар Байбурин чыгыш ясады. Мәкаләнең дәвамы сайтта

Гражданнар җыены узды
Гражданнар җыены узды

– 2023-2024 елларда авыл биләмәсе башлыгы тарафыннан 119 карар кабул ителде һәм 53 боерыкка кул куелды. Аларның барысы да нәтиҗәле эшләр башкаруга юнәлдерелде, – диде Илдар Усман улы.

Ул мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең эшен дә мактап телгә алды, һәм 2024 елның икенче яртысына ният-ләнгән планнар белән уртаклашты.

– Кушкуак авылы зиратына койма тотарга планлаштырабыз. Быел Сафар авылында Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы буенча Бөек Ватан сугышы ветераннарына мемориал-һәйкәл куюга конкурста җиңдек. Сентябрь аенда әлеге мемориалны ачарга ниятлибез. Агымдагы елның икенче яртысында Сафар авылының берничә урамына, Карамалы һәм Өйдрәк авыллары урамнарына вак таш салу планлаштырыла, – диде үз чыгышында авыл Советы биләмәсе башлыгы Илдар Усман улы.

Чыгышы ахырында ул биләмә тормышында актив катнашулары өчен авыл старосталарына рәхмәт белдерде.

Биләмә башлыгы доклады тәмамлангач юллар торышына, Сафар авылы урамнарында транспорт тизлеген чикләүгә, мал-туарларны ир-кендә йөртүгә кагылышлы берничә сорау бирелде.

Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров җыелышка килүчеләрне районда башкарылган эшләр торышы белән таныштырды, махсус хәрби операциядәге якташ-яугирләргә гуманитар ярдәм җыюда актив катнашкан халыкка чын күңелдән рәхмәт белдерде.

Ул шулай ук авыл биләмәсенең Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы һәм «Анык эшләр» проекты буенча эшләвен уңай бәяләде. Халыкны авыл биләмәсе тормышында актив катнашуларын дәвам итәргә өндәде.

2-нче урта мәктәпнең актлар залында Чишмә биләмәсе халкы җыены булып узды.

Авыл Советы башлыгы Равил Насыйров үз докладында биләмәдә эш федераль һәм республика законнары таләпләренә һәм авыл җирлеге уставына ярашлы алып барыла, дип билгеләп үтте.

Биләмә башлыгы авыл Советы территориясендә ике меңгә якын кеше яшәве турында һәм мәгариф, медицина һәм мәдәният мәсьәләләренә кагылышлы темаларга сөйләде.

– 2023 елда 2-нче мәктәптә Мәктәп мәгариф системасын модернизацияләү программасы буенча капиталь ремонт ясалды, – дип билгеләп үтте Равил Насыйров.

Ул шулай ук авыл халкы-ның район һәм республика күләмендәге мәдәни чараларда актив катнашуы турында горурланып сөйләде.

– Түбән Хаҗәт авылында «Агинәйләр» берләшмәсе, «Фатыйма» башкорт халык фольклор төркеме оештырылды, алар Мәскәүдә узган конкурста беренче урын алдылар. «Катык бәйрәме» чарасында да түбәнхаҗәтлеләр «Иң яхшы йорт алды» но-минациясендә беренче урын алганнары өчен 15 мең сумлык сертификатка лаек булдылар. 2024 елда алар икенче тапкыр «Аек авыл» республика бәйгесендә катнашты, аның нәтиҗәләре буенча грант күләме – 200 мең сум. Авыл халкы бу акчага Бөек Ватан сугышында катнашучыларга мемориал төзергә карар кылды, – дип ассызыклады Равил Радик улы.

Ул авыл биләмәсе территориясен төзекләндерү темасына да кагылды. 2023 елның сентябрендә Игнатовка авылында машина йөргән урамнарга республика бюджетыннан бүленгән 600 мең сумга һәм Чишмә авылының Базар урамына район бюджеты хисабына вак таш салынды.

Равил Насыйров үз чыгышында Күчем авылы халкына язгы ташкын нәтиҗәләрен бетерүдә күрсәткән ярдәм-нәре өчен рәхмәт белдерде.

– 2023 елның октябрендә Чишмә авылында фельдшер-акушерлык пункты һәм ки-тапханә бинасы төзелә башлады, авыл Советы да шунда урнашачак, – дип ассызыклады ул.

2024 елда «Анык эшләр» программасы буенча авыл Советы ихтыяҗлары өчен роторлы чапкыч, ә Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы буенча 2 миллион 280 мең сумга асылмалы җиһаз белән «МТЗ-82» тракторы сатып алынган.

Автор: Наиль Мунзаров
Читайте нас