Чишмэ
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 август , 09:34

Барлык мәсьәләләр хәл ителә

Ярми һәм Енгалыш авыл Советлары җыеннарында халык район хакимияте вәкилләренә юллар торышына, медицинага һәм авылны үстерүгә кагылышлы сораулар бирде. Һәр авыл җирлегендә халыкны борчыган мәсьәләләр охшаш.

Барлык мәсьәләләр хәл ителә
Барлык мәсьәләләр хәл ителә

Ярми һәм Енгалыш авыл Советлары җыеннарында халык район хакимияте вәкилләренә юллар торышына, медицинага һәм авылны үстерүгә кагылышлы сораулар бирде. Һәр авыл җирлегендә халыкны борчыган мәсьәләләр охшаш.

Ярмилеләрне яшьләрнең төнлә тавыш чыгарып туктаусыз мотоциклда йөрүләре һәм хәвефле трюклар ясавы борчый. Алар юлга салынган калкулыкларны (лежачий полицейский) трамплин урынына күреп йөри, тизлекне киметергә уйламыйлар да.

Ярми авылының үзәк урамнарында яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, яшьләр төнлә матайларын акыртып ярыш оештыралар булса кирәк. Мондый шикаятьләрне күбесенчә өлкән яшьтәгеләрдән ишетергә була. Юл билгеләре генә түгел, күзәтү камералары урнаштыру турындагы тәкъдимнәр дә булды. Моннан тыш, медицина хезмәте күрсәтүгә, юллар торышына, хәтта авылны төзекләндерүгә кагылган сораулар да яңгырады.

Ярмилеләр бик актив халык. Алар махсус хәрби операциядәге якташларыбызга җибәрү өчен маскировка челтәрләрен беренчеләрдән булып үрә башлаулары, бу эшне әле дә дәвам итүләре белән мактауга лаек. Районда күпләр аларның үрнәгенә иярде һәм бу маскировка челтәрләре бик күпләрнең гомерен саклап калгандыр, дип ышанасы килә.

Район хакимияте вәкилләре битараф булмаган гражданнарның хезмәтен югары бәяләде – күпләргә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Енгалыш авылындагы җыен да шул тәртиптә үтте. Енгалышлылар үз авылларын, шаяртып, Чишмә Калининграды дип атыйлар. Аларга туры юл юк бит, шуңа күрә Уфа районы аша йөрергә туры килә. Биредә дача һәм бакча участоклары күп, бу исә авыл халкының күңел халәтенә йогынты ясый. Чөнки туган ягында яшәмәүчеләр бу җирлек өчен җаваплылык тоймый, бердәмлек юк. Енгалыш авыл Советы үткәргән җыелышта да шул ук: медицина хезмәтенә, юллар торышына, яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә, җир участоклары бирүгә кагылышлы һәм башка сораулар яңгырады.

Сүз уңаеннан, бер сорау да җавапсыз калмады. Белгечләр авыл халкын кызыксындырган сорауларга консультация бирделәр.

Барлык мәсьәләләр хәл ителә
Барлык мәсьәләләр хәл ителә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: