Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 август , 10:41

Яңа уку елына әзерлек тикшерелде

Шушы көннәрдә махсус комиссия мәгариф учреждениеләренең яңа 2024-2025 уку елына әзерлеген тикшерде. 2024-2025 уку елы башына Чишмә районында 12 балалар бакчасы, 14 мәктәпкәчә төркем эшли. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә яңа уку елында 1763 бала тәрбияләнәчәк. 22 мәктәпкә 5800 укучы киләчәк, дип хәбәр итте мәгариф идарәлеге начальнигы Зилә Ямалетдинова.

Яңа уку елына әзерлек тикшерелде
Яңа уку елына әзерлек тикшерелде

Шушы көннәрдә махсус комиссия мәгариф учреждениеләренең яңа 2024-2025 уку елына әзерлеген тикшерде.

2024-2025 уку елы башына Чишмә районында 12 балалар бакчасы, 14 мәктәпкәчә төркем эшли. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә яңа уку елында 1763 бала тәрбияләнәчәк. 22 мәктәпкә 5800 укучы киләчәк, дип хәбәр итте мәгариф идарәлеге начальнигы Зилә Ямалетдинова.

Безнең районда узган елда федераль программа буенча дүрт мәктәпкә: Шөнгәккүл, Иске Муса, Чишмә авыллары, шулай ук поселок мәктәбенә капиталь ремонт ясалды. Бу эшләрне башкару өчен 193 миллион сумнан артык акча тотылды. Программа буенча ике ел эчендә Чишмә районы территориясендә 248 миллионнан артык сумга җиде мәктәп ремонтланды, – диде ул.

2023-2024 уку елында безнең районда төбәк проектлары кысаларында «Мәгариф» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырылды. Зилә Равил кызы билгеләп үткәнчә, ул барлык мәгариф учреждениеләре эшенә кертелергә тиешле өстенлекләрне бик төгәл билгеләде.

Бу яңа белем бирү технологияләре, укыту һәм тәрбияләү ысуллары, остазлыкны үстерү өчен шартлар тудыру, иҗтимагый башлангычларга булышлык итү, балаларның сәләтен ачыклауга һәм үстерүгә, аларга ярдәм итүгә, укучыларның киләчәктә һөнәри юнәлеш алуына юнәлдерелгән нәтиҗәле система формалаштыру.

Бүгенге көндә районда 13 белем бирү үзәге – «Үсеш ноктасы» эшли. 2024-2025 уку елында Иске Муса һәм Енгалыш мәктәпләрендә дә шундый ике үзәк ачу планлаштырыла.

Быел Алкин-2 авылы мәктәбенә цифрлы белем бирү мохите буенча җиһазлар (ноутбуклар, интерактив панель, күп функцияле принтерлар) бирелде. 2019 елдан башлап районда җиде мәктәп ЦОС (Цифрлы белем бирү мохите) буенча җиһазландырылды.

Заманча өстәмә белем бирү системасындагы үзгәрешләрнең берсе – «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты буенча идарә итүнең яңа принципларына күчү. Шуның нәтиҗәсендә 2022-2023 уку елында әлеге программа буенча Караякуп, узган елда Новотроицкий мәктәпләренең спорт заллары ремонтланды, шулай ук Келәш укучылары яңа инвентарьлар алды.

 

Яңа уку елына әзерлек тикшерелде
Яңа уку елына әзерлек тикшерелде
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: