Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 Май , 10:59

Игелек кешеләрне якынайта

Республика буенча гәзит-журналларга язылу дәвам итә. Район халкы вакытлы матбугатка язылуга бердәм кушылды. Гадәттәгечә, хакимият башлыгы Ришат Мансуров муниципалитетта әлеге инициативаны тәүгеләрдән булып хуплады. Ришат Әнис улы һәлак булган хәрбиләрнең әниләрен 2024 елның икенче яртысына район гәзитенә яздырды.

Игелек кешеләрне якынайта
Игелек кешеләрне якынайта

Республика буенча гәзит-журналларга язылу дәвам итә. Район халкы вакытлы матбугатка язылуга бердәм кушылды.

Гадәттәгечә, хакимият башлыгы Ришат Мансуров муниципалитетта әлеге инициативаны тәүгеләрдән булып хуплады. Ришат Әнис улы һәлак булган хәрбиләрнең әниләрен 2024 елның икенче яртысына район гәзитенә яздырды. Һәм игелеклелек эстафетасын үзәк район дәваханәсенең баш табибы Урал Шәриповка, район Иҗтимагый палатасы рәисе, «Аленушка» балалар бакчасы мөдире Алена Кузьминага, Караякуп авыл Советы биләмәсе башлыгы Рәфис Карагуловка һәм Үрге Тирмә мәдәният йорты мөдире Флорида Байковага тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге акция барышында теләге булган һәркем 2024 елның икенче яртысына «Чишмә», «Родник плюс» район һәм районара «Йәйгор» гәзитләренә язылу квитанциясен бүләк итә ала. Әти-әниләрегез, картәни-картәтиләрегез соңгы вакыйгалардан, районның бүгенге тормышы турындагы яңалыклардан хәбәрдар булсын, тарихи вакыйгаларны искә төшерсен, якташларыбыз турында укый алсын өчен гәзитне аларга бүләк итеп яздырыгыз.

«Чишмә», «Родник плюс» һәм «Йәйгор» гәзитләренә барлык почта элемтәсе бүлекчәләрендә язылырга мөмкин. Район үзәгендә, Чишмә һәм Ярми авылларында яшәүчеләрнең редакция курьерларын өйгә чакыртып (тел. 8 (34797) 2-33-63) яки редакциягә килеп (Чишмә поселогы, Типография тыкрыгы, 1) язылу мөмкинлеге бар.

Реклама хокукларында

Игелек кешеләрне якынайта
Игелек кешеләрне якынайта
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: