Чишмэ
+6 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 апрель , 15:36

Һәм тагын парсыз ефәк күбәләге турында

Ниһаять, быел район урманнары корткычларга каршы эшкәртеләчәк. Парсыз ефәк күбәләгенә каршы көрәш кайчан һәм ничек үтәчәк? Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының баш белгеч-эксперты Илгиз Сираҗетдинов безнең шул турыдагы сорауларыбызга җавап бирде.

Һәм тагын парсыз ефәк күбәләге турында
Һәм тагын парсыз ефәк күбәләге турында

Май аенда Чишмә районы территориясендә урманнарны план буенча эшкәртә башлау билгеле.

Соңгы берничә ел рәттән муниципалитет урманнарын корткычлар басты. Редакция шул сәбәпле Урман хуҗалыгы министрлыгына аңлатма бирүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Урманчылар да башкала ведомстволарына агачларга зыян килүе турында хәбәр иттеләр. Һәм, ниһаять, район урманнарын биологик эшкәртү турында күптән көтелгән карар кабул ителде. Әлеге мәсьәлә район хакимиятендә узган умартачылар киңәшмәсендә дә тикшерелде. Парсыз ефәк күбәләгенә каршы көрәш кайчан һәм ничек үтәчәк? Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының баш белгеч-эксперты Илгиз Сираҗетдинов безнең шул турыдагы сорауларыбызга җавап бирде. Парсыз ефәк күбәләгенә каршы көрәш кайчан һәм ничек үтәчәк? Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының баш белгеч-эксперты Илгиз Сираҗетдинов безнең шул турыдагы сорауларыбызга җавап бирде.

Илгиз Галимҗан улы, безнең район урманнары, ефәк күбәләге басуга карамастан, берничә ел рәттән корткычларга каршы эшкәртелүче территорияләр исемлегенә кертелмәде.

Үткән елда ефәк күбәләге салган йомыркалар юк итү өчен җитәрлек күләмдә теркәлмәгән иде.

Ни өчен хәзер генә эшкәртеләчәк?

Рәсәй урманнарын саклау үзәгенең Башкортстан Республикасы буенча филиалы тарафыннан урманнарны эшкәртү буенча чаралар үткәрү турында карар кабул ителде. Апрель башында Чишмә районы территориясендәге урманнар тикшерелде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: контроль тикшерү күрсәтүенчә, ефәк күбәләге бер агачка иң күбе 21 урында йомырка салган, бу критик күрсәткечтән җиде тапкырга артык! Бу, үткән ел белән чагыштырганда, корткычлар агач яфракларын биш тапкырга күбрәк ашаячак, дигән сүз. Ефәк күбәләге геометрик тизлектә үрчи. Сезнең районда алар бигрәк тә күп.

Илгиз Галимҗан улы, ничә гектар урман эшкәртеләчәк?

Сүз 10 мең гектар турында бара. Монда дәүләт карамагындагы урманнар гына керә. Бу торак пунктларны – йортлар территорияләрен, елга-күл буйларын, умарталыкларны, санитар кагыйдәләр һәм нормалар буенча тыелган участокларны исәпкә алмыйча.

Парклар һәм скверлар реестрга кермиме?

Әйе, бу мәсьәлә район һәм авыл Советлары биләмәләре карамагында. Торак пунктлардан 300 метр ераклыкта үскән агачларны эшкәртү дә күз уңында тотылмый. Шулай ук чишмә һәм елга буйларындагы агачлыкларны да химик препаратлар белән эшкәртү тыела.

Урманнарның якынча кайсы көнне эшкәртелүе билгелеме?

Фенологик күзәтүләрдән чыгып, эш башлауның якынча датасы май ахырына билгеләнде. Барысы да метеорологик шартларга һәм күзәтүләргә бәйле. Яшь имәннәрнең яфрак яруы һәм юкәләрнең чәчәк атуы эш башлау өчен сигнал булачак. Безнең күзәтүләргә караганда, бу якынча 20 май, бәлки иртәрәк тә булыр. Барысы да һава торышына бәйле. Эшләр 10-15 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Кабатлап әйтәм, бу дата үзгәрергә дә мөмкин. Сиптерелүче препарат ефәк күбәләгенә билгеле бер вакытта – май урталарыннан алып июньнең тәүге ун көнендә генә тәэсир итә.

Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан торгилар үткәрелдеме, бу эшләрне башкаручы билгеләндеме?

Әйе, торгилар уңышлы үтте.

Башкортстан Республикасында ефәк күбәләгенә каршы препарат махсус техника һәм авиация ярдәмендә сиптерелә. Чишмә районында ул ничек үтәчәк?

Машиналар белән препарат сиптерү ысулы кулланылачак, чөнки башкача эшкәртү мөмкинлеге юк. Препарат аэрозоль генерация белән җиһазландырылган машиналар ярдәмендә төнлә генә сиптереләчәк. Аның томанының радиусы 50 метрдан бер ярым чакрымга кадәр тәшкил итә. Биологик матдәләр яфрак өстен каплый. Кортлар шул яфракларны ашый һәм 10-15 тәүлек үтүгә күпләп кырыла.

Шундый сорау туа – урманнар юкә чәчкә аткан чорда гына эшкәртелә башлагач, умартачыларга ни эшләргә кала?

Биологик препаратның хәвефлелеге дүртенче класс кына булса да, бал кортларын саклап калу өчен башка урынга күчерү хәерлерәк.

Халык агачларның кайсы участокта эшкәртелә башлавын ничек беләчәк?

Урманнарны эшкәртүче оешма көнен һәм вакытын күрсәтеп махсус карантин щитлар урнаштырачак. Хәвефле чор бетүгә аншлаглар алыначак. Гражданнарга шулай ук район гәзите һәм социаль челтәрләр аша да хәбәр ителәчәк. Билгеләнгән вакыт үтүгә контроль тикшерү үткәреләчәк.

Сез Чишмә районы территориясендә 10 мең гектардагы дәүләт урманнары гына эшкәртеләчәк, дидегез. Ә паркларда һәм елга-күл буйларындагы агачлыкларда, ягъни биологик эшкәртү ярамаган урыннарда ефәк күбәләгенә каршы ничек көрәшергә соң? Бу бик зур мәйдан бит.

Ефәк күбәләге йомырка салган агач кәүсәләрен куе машина мае яки керосин белән эшкәртү ысулы да бар. Әлеге чара биологик эшкәртү тыелган урында күбәләкләр санын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Илгиз Галимҗан улы, ә халык үз бакчасындагы агачларны ничек саклап кала ала?

Ата-бабалардан калган гади ысулны кулланырга – йомыркаларны кырып алырга һәм алар тишелеп чыкканчы ук юк итәргә мөмкин. Гадәттә, алар агач төпләрендә, тамырдан өстәрәк кәүсәдә, ташларда, баганаларда һәм хәтта төрле корылмаларның стеналарында да булырга мөмкин. Алар төкләр белән капланган саргылт яки соры төстәге, 3 сантиметр диаметрлы «мендәрчекләргә» охшаган.

Кышкылыкка салып калдырылган һәр урында 600ләп йомырка була. Аларны кашык яки кыргыч белән җиңел генә кырып алырга мөмкин. Соңыннан колорадо коңгызын бетергән кебек юк итәргә кирәк. Бу йөз процент нәтиҗә бирә.

 

Һәм тагын парсыз ефәк күбәләге турында
Һәм тагын парсыз ефәк күбәләге турында
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: