Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 апрель , 09:12

Су ташу сәбәпле юл өзелгән

31 мартта Күчем авылы янында Дим елгасы аша салынган күпер өстенә су чыгуы теркәлгән.

Су ташу сәбәпле юл өзелгән
Су ташу сәбәпле юл өзелгән

31 мартта Күчем авылы янында Дим елгасы аша салынган күпер өстенә су чыгуы теркәлгән.

Елга суының күтәрелүе дәвам итәКөннәр җылытуга елгалардан су таша башлады. Күчем авылы тирәсендә Дим елгасы ташкан участок бу көннәрдә безнең райондагы иң хәвефле урындыр, мөгаен. Чишмә авыл Советы биләмәсе башлыгы Равил Насыйров сүзләренә караганда, ташкынга каршы комиссия төзелгән.

Күчем авылында 72 кеше яши. 1 апрельдән тугыз укучы дистанцион белем алуга күчерелгән. Бу хәл ел саен кабатлана, барлык халык кисәтелгән. Күчемдә йортларга су керми, эвакуация таләп ителми, Горный авылы аша урау юл бар.

Күпернең тимер култыксалары, боз килеп тыгылмасын өчен, вакытлыча сүтеп алынды. Су арту дәрәҗәсе даими тикшереп торыла, елга суының күпмегә күтәрелүен көн саен карап торабыз. Су дәрәҗәсе кимегәч, Дим елгасы буйлап агып килгән агач-йомычка калдыклары җыеп алыначак. Күчемнән Чишмә поселогына Горный авылы аша барып була. Язгы ташкын чорында авыл халкы азык-төлек белән тәэмин ителгән. Ихтыяҗ барлыкка килү белән кирәк-ярак әйберләрне китерү хәл ителәчәк, дип хәбәр итте Равил Насыйров.

Су ташу сәбәпле юл өзелгән
Су ташу сәбәпле юл өзелгән
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: