Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 апрель , 12:17

Игътибар үзәгендә – су басу

Караякуп авылының Үзәк урамы һәр яз саен, су басу сәбәпле, каршылык полосасына әверелә. 

Игътибар үзәгендә – су басу
Игътибар үзәгендә – су басу

Караякуп авылының Үзәк урамы һәр яз саен, су басу сәбәпле, каршылык полосасына әверелә. 

Шуңа күрә авыл халкы бу көннәрдә хәтта чиратлап дежур тора. Ленар Ибраев элек кар базларына да су керүе турында искә алды.

Ташкын чоры башлангач, йокламыйча диярлек сакта торабыз. Әгәр су басу куркынычы туса, кар суларын тракторлар белән эттереп таратабыз, ди ул. 

Авылга кергәндә уң якта калган «Весна» кибете янындагы участок та игътибар үзәгендә. Рәзит Закарин кулына лом һәм көрәк алып шул тирәдә армый-талмый кар суларының юнәлешен үзгәртеп, күзәтеп кенә тора.

Авылда яшәүче Асия Хәйруллина билгеләп үтүенчә, халык табигатьнең мондый сюрпризларына күнеккән инде.

Әлбәттә, бу мәсьәләнең төптән уйлап хәл ителүен теләр идек. Әлегә урамда итек киеп йөрибез. Шоферларга да авыр, су астында юл күренми, батып калырга да мөмкин, диде ул.

Чыннан да, кемдер төнлә юл кырыенда машинасын калдырып киткән. Су эченә кергәч двигателе сүнеп тукталгандыр, күрәсең. Әлегә машина хуҗасы килмәгән.

Юлны су басуга каршы авыл биләмәсе хакимияте һәм биредә яшәүчеләр үзләре көрәшә, ди Караякуп авыл Советы башлыгы.

Йортларын су басу ихтималы булган гражданнар белән профилактик рейдлар үткәрәбез, дип ассызыклады Рәфис Зәки улы.  

Үзәк урамдагы юл әлеге вакытта махсус контрольдә тотыла, юл читләрендәге карлар һәм җыелып торган кар сулары читкә этәртелә.

Игътибар үзәгендә – су басу
Игътибар үзәгендә – су басу
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: