Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 март , 13:59

Кеше булып калу мөһим

Чишмә районында Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл»да теракт вакытында һәлак булганнар истәлегенә багышлап берничә чара оештырылды

Кеше булып калу мөһим
Кеше булып калу мөһим

Чишмә районында Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл»да теракт вакытында һәлак булганнар истәлегенә багышлап берничә чара оештырылды.

Илдәге матәм көнендә район халкы да битараф кала алмады.

Поселокта, Бөек Ватан сугышы яугирләре хөрмәтенә куелган һәйкәл янында, мемориал оештырылды. Кешеләр бу урынга иртәдән үк чәчәкләр һәм йомшак уенчыклар китерделәр, кайберәүләр балалар китапларын калдырдылар.

Шул ук көнне кич мемориал янында «Хәтер шәме» акциясе узды. Кичке җидедә район волонтерлары «Крокус Сити Холл»да теракт корбаннары истәлегенә шәмнәр кабыздылар. Район хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Әсәдуллин «Хәтер шәме» акциясе ул җан авазы, дип билгеләп үтте.

Без якыннарын югалткан яки әле булса хәбәрсез югалган дип саналган, коточкыч фаҗигадә зыян күргән һәм дәваханәдә яткан гаиләләргә ярдәм итәбез, диде ул.

Акциядә катнашучы Азалия Михайленко активистлар һәм Чишмә районы волонтерлары исеменнән һәлак булганнарның якыннарына чын күңелдән теләктәшлек белдерде.

Иң мөһиме кеше булып калу. Игелекле, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булу.

Кеше булып калу мөһим
Кеше булып калу мөһим
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: