Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 август 2023, 16:47

Учалыда эре боз яуган...

Кичә кич яуган боз-борчак авыл халкының уңышын харап иткән.

Учалыда эре боз яуган...
Учалыда эре боз яуган...

Быелгы җәйгә һава торышы нинди генә сюрпризлар әзерләмәгән! Салкын көннәр чыдамаслык эсселәр белән алышына, көтмәгәндә давыл куба, көчле җил котыра. Менә Учалы районында яшәүчеләргә һава торышы тагын күңелсез сюрприз ясаган.

Кичә кайбер авылларда боз яуган, ул бакчадагы уңышны харап иткән. Социаль челтәрләрдә кулланучылар хәбәр иткәнчә, көтелмәгән явым-төшем Рысай, Кунакбай авылларында һәм Уральск поселогында булган. Фотолардан күренгәнчә, начар һава торышы авыл халкының йортларына җитди зыян салмаган.

Билгеле булуынча, шушы көннәрдә Баймак районында кинәт күтәрелгән өермә берничә йортка зыян салган иде. Бу хәлне социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә урындагы халык, чын өермә үтте, дип язды. Көчле өермә күтәрелеп, йортларның түбәләрен, коймаларны каерып очырган. Авыл халкы бу коточкыч күренешне видеога да төшергән.

https://kiziltan.ru/

Учалыда эре боз яуган...
Учалыда эре боз яуган...
Автор:
Читайте нас: