Чишмэ
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 июнь 2023, 09:42

Район урманнарын күбәләк корты басты

Көннәр җылытуга район халкы «агачларны ефәк күбәләге корты басты» дип борчылу белдереп, чаң кага башлады.

Район урманнарын күбәләк корты басты
Район урманнарын күбәләк корты басты

Әлеге кортларның агачларга зыян китерүен күрми үтәргә мөмкин түгел. Безнең гәзитнең  «ВКонтакте» төркеменә дә фото һәм видеолар җибәрүчеләр бар. Комментарийларда еш кына Алкин-2, Караякуп, Келәш авылларында, шулай ук Чувалкип урманында һәм хәтта поселокта да шундый урыннар булуы телгә алына.

Менә укучыбыз Наталья Бахитова җибәргән соңгы язмаларның берсе:

– «Безнең Алкин шифаханәсе авылында агачларны корт басты, алар урмандагы агачларга гына түгел, бакчадагыларына да һөҗүм итә, өйләргә керә! Зинһар, табигать корткычларын-нан котылырга булышыгыз!

Без Чишмә урман хуҗалыгына барып, зарарланган участокларны эшкәртү белән «Башкортстан Республикасының урманнарны саклау үзәге» оешмасы шөгыльләнүен ачыкладык.

– Корткычларга каршы эшкәртү кирәк булган урыннар турында мәгълүмат югарыда торган җитәкчелеккә тапшырылды, аннан соң әлеге мәгълүматлар «Рослесозащита» ФБУ филиалы – «Башкортстан Республикасының урманнарны саклау үзәге» белгечләренә җибәрелә. Бу турыда гражданнар мөрәҗәгать иткәнче үк хәбәр иттек. Узган ел да шундый ук тәртиптә мәгълүмат җибәрелде. Урманнарда еш булабыз һәм проблеманы беләбез. Ләкин хәзер безгә, шулай ук урманчыларга, элекке кебек урманнарны эшкәртү вәкаләте бирелми, – диде участок урманчысы Илгиз Нургалиев.

БР Урман хуҗалыгы министрлыгының узган елда безнең редакциягә җибәргән рәсми җавабында хәбәр ителүенчә, урманнарны ефәк күбәләгеннән саклау чаралары бер ел алдан планлаштырыла. Димәк, Чишмә районын эшкәртү яки эшкәртмәү мәсьәләсе узган елның көзендә үк, ефәк күбәләгенең ни дәрәҗәдә таралуы тикшерелгәннән соң хәл ителгән.

Быел редакция хезмәткәрләре, Чишмә районының эшкәртелә торган территорияләр исемлегенә кергәнме-юкмы икәнлеген белү өчен, БР Урман хуҗалыгы министрлыгына кабат сорау җибәрде. Әлегә ведомстводан җавап юк.

Район урманнарын күбәләк корты басты
Район урманнарын күбәләк корты басты
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: