Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 апрель 2023, 11:37

Янгыннар чыгуга юл куймыйк!

Көннәр әлләни җылынып, корылык башланмаса да, районда берничә янгын булды инде. Чөнки халык тирә-юньне тазарту максатында коры үләннәргә ут төртә, ә ялкын каралты-кураны, техниканы һәм автомобильләрне ялмап ала.

Янгыннар чыгуга юл куймыйк!
Янгыннар чыгуга юл куймыйк!

Районда агымдагы елның берничә аенда 46 янгын чыккан, шуларның 13е дачаларда һәм бакчачылык ширкәтләрендә булган, корыган үләнгә ут төртүнең алты һәм чүп-чар яндыруның 11 очрагы теркәлгән. 2023 елның 1-10 апрелендә район территориясендә биш янгын чыккан, бер кеше зыян күргән.

– 3 апрельдә Александровка авылында йорт янында чүп-чар яндыру сәбәпле, коры үләнгә ут капкан, җил көчәеп, йорт алдындагы каралты-кура гына түгел, ә күршедәге йорт, шулай ук мунча да янган. Ярый әле кешеләр зыян күрмәгән, – дип сөйләде безгә Дәүләкән районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең дәүләт инспекторы Альберт Төхвәтуллин.

Районның 16 авыл биләмәсендә сигез янгын сүндерү машинасы бар, бишесе төзек, өчесе ремонтта. Авыл Советларының ирекле янгын сүндерү бүлекчәләрендә мотопомпа һәм ике янгын сүндергеч бар.

Инспектор билгеләп үтүенчә, безнең район янгын хәвефсезлегенең уртача – өченче классы фаразланган районнар исәбенә керә.

– Урманнар һәм коры үләннәр януга, шулай ук янгынның торак пунктларга һәм бакчачылык ширкәтләренә күчүенә юл куймау максатында, 17 апрельдән респуб-лика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертергә тәкъдим итәбез, – дип хәбәр итте Республика белән идарә итү үзәгендә үткән оператив киңәшмәдә Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әлеге тәкъдимне хуплады.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, янгынга каршы режим кертелгән чорда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, төбәк әһәмиятендәге аеруча саклана торган территорияләрдә, юл читләрендә, елгалар һәм күлләр буйларында, шәһәр һәм авыл биләмәләре, коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре территорияләрендә, предприятиеләрдә һәм оешмаларда, чүплекләрдә һәм каты коммуналь калдыклар полигоннарында учак яндыру һәм ут кабарга ихтимал булган эшләр башкару тыела.

Моннан тыш, янгынхәвефсезлеген даими күзәтү оештырылачак.

Шулай ук янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозуга юл куймау өчен халык ял иткән урыннарда, бакчачылык ширкәтләре территорияләрендә рейдлар үткәреләчәк.

– Язгы-җәйге чорда, халык йорт янындагы участокларында һәм территорияләрдә чүп-чар һәм коры үлән яндыра. Күңелсез тәҗрибә күрсәтүенчә, бу очракта утның зур мәйданнарга таралуы ихтимал. Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәмәү бәлагә китерергә мөмкин, – дип аңлатты Альберт Зәки улы.

Аянычка каршы, май бәйрәмнәре – ел дәвамында иң катлаулы чорларның берсе. Шашлык пешергәндә мангаллардан ут оча, бу чорда яшел үлән чыкмаган, ә җирдә үткән елгы коры үләннәр һәм яфраклар күп була. Җил чыкса, ут тиз тарала.

– Йорт янындагы участокта яки территориядә мангал яки барбекю кую өчен урынны дөрес сайларга кирәк, ул биналардан һәм корылмалардан кимендә 15 метр ераклыкта булырга тиеш. Беркем дә шул рәвешле ял итүне тыймый, бары тик хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә генә кирәк, – дип өстәде инспектор.

Исегезгә төшерәбез, әлеге таләпләрне бозган очракта кисәтү ясала яки 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф салына. Ә хәвефсезлек таләпләре янгынга каршы махсус режим кертелгән чорда бозылса, штраф күләме 10-20 мең сум тәшкил итә.

 

Янгыннар чыгуга юл куймыйк!
Янгыннар чыгуга юл куймыйк!
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: