Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 апрель 2023, 11:34

«Патриот» паркында – тәрбия буенча киңәшчеләр

Республика Башлыгы Радий Хәбиров мәктәп директорларының тәрбия буенча киңәшчеләре өчен Чишмә районының «Патриот» паркында квалификация күтәрү курслары оештырырга тәкъдим итте.

«Патриот» паркында – тәрбия буенча киңәшчеләр
«Патриот» паркында – тәрбия буенча киңәшчеләр

Бу хакта ул мәктәпләрдә белем бирү темасына багышланган Бишенче форумда үз фикерен белдерде.

Педагоглар белән аралашу барышында Башкортстан Башлыгы балаларга һәм үсмерләргә патриотик тәрбия бирүгә аерым басым ясады. Мәктәп директорының тәрбия буенча киңәшчесе вазифасы 2022 елның сентябреннән кертелде. Чишмә районында 23 киңәшче «Балачак навигаторлары» проектын тормышка ашыра. Тәрбия эше һәм балаларның иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчеләренең муниципаль координаторы булып Лилия Ганиева тора. 

Радий Хәбиров форумның пленар утырышында билгеләп үткәнчә, киләчәктә республикада «Патриот» паркларының төбәк челтәре булдырылачак, әлеге вакытта аларны урнаштыру өчен мәйданчыклар сайлана.

– Без аларга балаларның җаннарын һәм йөрәкләрен ышанып тапшырабыз, шуңа күрә киңәшчеләр әзерләү бик мөһим. Гаилә бу эш белән һәрвакыт шөгыльләнә алмый. Шуңа күрә әлеге эштә педагогларга зур вазифа йөкләнә, – дип ассызыклады республика Башлыгы.

 

«Патриот» паркында – тәрбия буенча киңәшчеләр
«Патриот» паркында – тәрбия буенча киңәшчеләр
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: