Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 апрель 2023, 12:54

Язгы чакырылыш башланды

1 апрельдә егетләрне армиягә алу кампаниясе башланды һәм ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Язгы чакырылыш башланды
Язгы чакырылыш башланды

2023 елның 30 мартында Рәсәй Федерациясе Президентының «2023 елның апрель-июлендә Рәсәй Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә алу һәм призыв буенча хезмәт итүчеләрне кайтару турында»гы 220нче указы чыкты.

Чишмә районыннан быел яз 80 егет армиягә алынырга тиеш. Беренче төркемнең китүе апрель азагына планлаштырылган. Районда призыв комиссиясенең тәүге утырышы 3 апрельдә узды.

Шөнгәккүл авылы егете Әскәр Сәгадиев хәрби комиссариатка Кораллы көчләрдә хезмәт итү өчен үз теләге белән килгән.

– Әгәр сайлау мөмкинлеге бирелсә, мин Росгвардиядә яки космик гаскәрләрдә хезмәт итәр идем, ә армиядән кайткач һөнәри белем алырга телим, – ди ул.

Чишмә районы хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, 15 апрельдә Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне булачак. Анда тантаналы шартларда Кораллы көчләр сафларына билгеләү өчен повесткалар тапшырылачак. Шуннан соң армиягә алынучылар Алкин-2 хәрби частенда солдатлар көнкүреше белән танышачак, чара «Патриот» паркына экскурсиягә бару белән тәмамланачак.

 

Безнең белешмә

Ил буенча 18 яшьтән 27 яшькә кадәр 147 меңгә якын егет хәрби хезмәткә чакыру кәгазе алачак. 1 апрельдән повесткалар җибәрелә һәм медицина тикшерүе үткәрелә башлады. Шуннан соң исемлекләр төзеләчәк һәм егетләр хәрби частьларга җибәрелә башлаячак. Бу чакырылышта хезмәт итү вакыты элеккечә – 12 ай.

Язгы чакырылыш башланды
Язгы чакырылыш башланды
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: