Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 апрель 2023, 12:14

Яугирләр ялга кайттылар

Узган ял көннәрендә Башкортстаннан, шул исәптән Чишмәдән мобилизацияләнүчеләр кыска вакытлы – ике атналык ялга кайттылар.

Яугирләр ялга кайттылар
Яугирләр ялга кайттылар

Ярты ел авыр шартларда хезмәт иткән сугышчылар колонна белән «НЕФАЗ» автобусларында кайттылар.

Апрель аеның тәүге ял көннәрендә М-5 трассасында хәрбиләр колоннасын  район хакимияте, предприятиеләр, оешмалар һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре байраклар, салют һәм музыка белән каршы алырга чыктылар.

Автобусларның күбесе безнең район территориясендә тукталмыйча, тәүлекнең караңгы вакытында ук узып киттеләр, ә беренче колонна үткәндә куе томан төшкән иде. Маршрутның соңгы ноктасы Уфа шәһәренең Совет мәйданы булды, анда аларны туганнары һәм якыннары көтеп тордылар.

Безнең якташлар утырган «НЕФАЗ» дүшәмбе көнне таң алдыннан гына килде. Туганнары һәм дуслары егетләрне салют атып, алкышлар белән, курай һәм аккордеон уйнап каршы алдылар.

Бер егетне балачак дуслары каршы алды. Алар тумышы белән бер авылдан, хәзер төрлесе төрле җирдә яшәсәләр дә, дуслыкны өзмичә аралашып торалар. Мобилизацияләнгән егетнең дус кызы безгә аның балачактан ук көчле характерлы булуын һәм аның белән бик горурлануын сөйләде.

– Ике тәүлек юлда булдык, безне шулай тантаналы итеп каршы алуларын көтмәдек, туганнарыбызны, якыннарыбызны гына күрербез дип уйлаган идек, – диде ялга кайтучыларның берсе.

Хәрбиләр бер-берсе белән киңәшләшеп, иптәшләренә юл куеп, ялга чиратлашып кайтулары турында сөйләделәр, чөнки гаиләдә төрле хәлләр була бит.

Яугирләрнең берсе хәбәр итүенчә, аның взводында Чишмә егетләре күп, күбесе белән ул мобилизациягә кадәр үк таныш булган, бишесе үз авылыннан.

Ерак урнашу сәбәпле, Чишмәдән җибәрелгән гуманитар ярдәм аларга кадәр барып җитмәсә дә, Башкортстаннан күчтәнәчләр һәм мәктәп укучыларыннан хатлар алу бик күңелле булган. «Бигрәк тә башкорт балы һәм бәйләнгән оекбашларга кытлык юк», – дип елмаеп сөйләде ул.

Сугышчылардан «барсы да әйбәт», «бөтен әйбер бар», «яхшы ашыйбыз» дигән сүзләрне ишетү йөрәккә сары май булып ята. Ә өйдәгеләрне никадәр сагынулары, туган якка кайту алар өчен зур шатлык булуы күзләреннән үк күренеп тора.

Яугирләр ярты ел буена бергә яу кырында булган хезмәттәшләре белән якын дусларга әйләнгәннәр, кире бару турында да тыныч кына сөйлиләр, чөнки анда иптәшләре көтә.

Яугирләр ялга кайттылар
Яугирләр ялга кайттылар
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: