Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 март 2023, 11:28

Су басу чорына әзерлек тикшерелде

Районда ташкын чорында халыкның иминлеген тәэмин итү буенча чаралар уза.

Су басу чорына әзерлек тикшерелде
Су басу чорына әзерлек тикшерелде

Шул уңайдан төзелгән комиссия 29 мартта Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасының Башкортстан буенча Чишмә бүлекчәсе әзерлеген тикшерде.

Бу көнне поселокның үзәк мәйданына шәхси составтагы 120 кеше

43 берәмлек махсус техника һәм җиһазлар алып чыкты. 

– Ел саен ташкын чорында зыянны киметү өчен чаралар үткәрелә, аларның планы 27 февральдә үк расланган. 16 гидротехник корылма тикшерелде, 9 мартта 63494 хәрби часть белән берлектә Питрәй авылы янындагы Өршәк елгасы күперенә боз тыгылмасын өчен бораулау-шартлату эшләре үткәрелде. Су басу ихтималы булган объектларда комиссия әгъзаларының дежур тору графигы расланды, – дип билгеләп үтте Чишмә районының гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече Җиһанур Идрисов. 

Безнең районда су басу зоналары берничә – Дим һәм Өршәк елгалары буендагы өчәр торак пункт. Бу Новомихайловка, Үр-ге Хаҗәт, Сабур, Караякуп, Питрәй, Первомайский авыллары. Алкин һәм Енгалыш авыл Советларындагы бакча участокларын да су басу ихтимал.

–  Өршәк елгасын көн саен күзәтеп торабыз, видеоларны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына һәм комиссиягә җибәрәбез. Әлегә барсы да нормада, – диде Ибраһим авыл Советы биләмәсе башлыгы Илдус Солтанов.

Быел су, синоптикларфаразы буенча, гадәттәгедән түбәнрәк күтәреләчәк, әмма шул ук вакытта алар Дим елгасында су запасының 33 процентка күбрәк булуын билгелиләр. Язылганнарга өс-тәп шуны әйтик, районда су басу сәбәпле гадәттән тыш хәлләр килеп чыкса, халыкка вакытында тиешле ярдәм күрсәтү өчен әзерлек бар.

Республиканың гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты халыкка су басу янаганда эвакуациягә әзер булырга кирәклеген искәртә.

Моның өчен документлар, медикаментлар, азык-төлек әзерләргә, кыйм-мәтле әйберләрне йортның өске катларына яки чарлакка мендереп куярга кирәк. Ашыгыч ярдәм күрсәтүче хезмәтләрнең хәбәр итүенә дә игътибарлы булыгыз. Кирәк булган очракларда ярдәм чакыру өчен бердәм номер гамәлдә – 112.

Су басу чорына әзерлек тикшерелде
Су басу чорына әзерлек тикшерелде
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: