Быел Рамазан ае 23 мартта башланды, ягъни, бу көнне мөселманнар таң беленгәнче уразага керделәр. Уразаның соңгы көне 20 апрельгә туры килә. Ә инде 21 апрель көнне Ураза гаете була. Аллаһ Тәгалә Рамазан аен хәерле итеп, тынычлык, иминлек һәм саулык-сәламәтлек белән үткәрергә насыйп итсен!
Аллаһы Тәгалә безнең иманыбызны ачлык белән сыный. Бу бик зур сынау, чөнки беркем күрмәсә дә, яныңда беркем булмаса да, ризык бар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, ризыктан, хәләл икмәкләрдән тыелабыз.
Рамазан аенда ураза тоткан бәндәләргә күп сөенечле вәгъдәләр бар. Ә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән күркәм вәгъдәләрнең иң зурысы:
«Рамазан аенда ураза тотучының тоткан уразасы кабул булса, анадан яңа туган бала шикелле гөнаһсыз булып калыр», – диелгән Рәсүлебез галәйһиссәләмнең хәдис-шәри-фендә.
Ураза тотучы кеше билгеле вакытта ризыктан, судан, яман сүздән, якынлык кылудан тыелып торырга тиеш. Кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап бетерелә. Аннан соң авыз чайкала да, ният кылына. Тел белән ният әйтү – саваплы эш, аны башта үз телебездә әйтәбез:
«Илаһи ният кылдым, бер Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, таң беленгәннән алып кояш баеганчыга кадәр Рамазан уразасын тотмакка». Бу сүзләр гарәп телендә дә әйтелә:
«Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лил-ләәһи тәгааләә».
15-20 минут Коръән аятьләре, шушы йорттан ахирәткә кит-кәннәр рухына догалар укылып бетерелгәч, иртәнге намаз башлана.
Көн буена ураза тотканнан соң, кояш баегач, авыз ачарга тиеш булабыз. Су, тоз яки берәр татлы җимеш белән авыз ачу саваплы санала. Аннан соң татарча:
«Йә, Раббым, бер Синең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл. Йә, Раббым, үзең, биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл», – дип әйтәбез. Белгән кеше дога кылып куйса, бу шулай ук гүзәл бер эш булыр. Ифтар кылганнан соң, гарәпчә мондый дога укыла: «Әллааһүммә ләкәсумтү үә бикә әмәнтү үә-гәләйкә тәүәккәлтү үәгәләәйкә ризкый-кәфтәртү фиг-фирлии йәә гаффәрумә. Каддәмтү үә мә әххартү».
Ураза вакытында тыелган гамәлләр: файдасыз сүзләр сөйләү; әдәпсез сүзләр сөйләү; мунчага кереп озак утыру; суга чумып коену; урман сагызы яки кибет сагызы чәйнәү; авыздан үбү; авыз ачмыйча ике көн рәттән уразада булу; нинди дә булса гөнаһ эш кылу; авыру көчәячәген белә торып ураза тоту.
Уразада дөрес саналган эшләр: сатып алыначак ризыкны татып карау; күзгә сөрмә тарту; балага ризык чәйнәп бирү; мыек һәм иреннәрне майлау; теш чистарту; кан алдыру; сөлек салдыру; комган белән госел коену; мунчага кереп тирләп чыгу; сабын белән юыну.
Уразаны боза торган эшләр: борчак кадәр генә булса да ризык йоту; бер тамчы булса да су эчү; дару эчү; укол кадату; якынлык кылу; күзгә дару салу.