Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 март 2023, 11:55

Кызамык белән авыру очрагы расланмады

Чишмә районында 13 мартта кызамык авыруына охшаш чир теркәлгән. Үзәк район хастаханәсенә яше тулмаган баласына медицина ярдәме сорап бер хатын мөрәҗәгать итә.

Кызамык белән авыру очрагы расланмады
Кызамык белән авыру очрагы расланмады

Тиз арада кирәкле анализлар алып Уфа лабораториясенә җибәрелә.

Шул сәбәпле без балалар поликлиникасы бүлеге мөдире, табиб-педиатр Лилия Шәфигуллинага мөрәҗәгать иттек.

Лилия Әнәс кызы хәбәр итүенчә, баланың хәле авыр түгел, ул изоляциядә һәм табиблар күзәтүе астында. Дүшәмбе, 20 мартта, анализ нәтиҗәләре әзер булган, бәхеткә каршы, «кызамык» диагнозы расланмаган.

Лилия Шәфигуллина нинди дә булса сәбәпләр аркасында үз вакытында прививкадан баш тарткан ата-аналарны балаларына тиз арада вакцинация ясатырга чакыра (ул ике тапкыр: 12 айда һәм алты яшьтә ясала):

– Бүген иртән нәкъ менә шул сәбәпле чакырылган берничә ата-ана килде. Сөйләшкәннән соң, без мисалга китергән дәлилләрне аңлап, балаларына куркыныч авырулардан прививка ясатырга ризалашулары куанычлы. Бу юнәлештә эш арытаба да дәвам итәчәк, – диде Лилия Әнәс кызы.

Рәсәй кулланучылар күзәтчелеге һәм кеше иминлеге буенче федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәлеге хәбәр итүенчә, республикада балалар һәм өлкәннәр арасында кызамык белән авыруның берничә очрагы теркәлгән.  Барлык очрак-ларда да инфекциягә каршы прививка ясатылмаган булган. Авыручыларның төгәл саны билгеле түгел. Шулай ук Рәсәйнең башка төбәкләрендә дә кызамык очраклары ачыкланган.

Исегезгә төшерәбез, республикага кызамык авыруы читтән – Таҗикстаннан һәм Мисырдан килүчеләр белән кайткан. Эпидемиологлар авырулар белән элемтәдә булган кешеләрне ачыклаганнар, аларга ашыгыч иммунизация үткәрелгән. Алар белән аралашкан кешеләр дә күзәтү астында. Эпидемиологик тикшерү дәвам итә.

Безнең белешмә

Кызамык һава-тамчы юлы белән йога һәм гриппка караганда күпкә тизрәк тарала. Прививка ясатмаган һәм кызамык белән электән авырмаган кешеләрнең 100 процент чир йоктыруы ихтимал.

Авырып киткән очракта, бигрәк тә бала турында сүз барганда, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Биш яшькә кадәр балалар һәм 20 яшьтән өлкәнрәкләр бу чирне авыррак үткәрә. Бүгенге көндә авырудан саклануның иң ышанычлы һәм нәтиҗәле ысулы – вакцинация.

Соңгы вакытта кызамык белән өлкәннәр еш авырый башлаганга күрә (аларда чир аеруча катлаулы уза), электән авырмаган 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр кешеләргә өстәмә рәвештә прививка ясала. Аның нәтиҗәсе якынча 15 елга җитә, йоктырган очракта да чир җиңелчә үтәчәк.

Кызамык белән авыру очрагы расланмады
Кызамык белән авыру очрагы расланмады
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: