Агымдагы елда туфракның туңу тирәнлеге, кардагы су запасы, көзге дымлылык дәрәҗәсе нормадан 10-20%ка түбәнрәк, ә узган ел белән чагыштырганда бераз югарырак.
Безнең районның да кайбер торак пунктларын су басу ихтималы бар – көннәр кинәт җылытып җибәрү сәбәпле, кар тиз эри башлады, урамнар, йорт аллары, бакчалар су белән тулды. Караякуп авылында Үзәк урамда яшәүчеләр һәр яз саен йорт янын күзәтеп кенә тора. Көрәкләр, ломнар ярдәмендә юл салып, суны ерып җибәрергә тырыша.
Рәзит Зәкәрин «Весна» кибетендә дворник булып эшли. Ул атна башыннан бирле бар көчен куеп кар суын ерып җибәрү белән мәш килә.
– Югыйсә, су өйләргә һәм кибеткә таба агачак. Авылга кергәндә юл аша торба салынса, бездә андый проблема булмас иде, мөгаен. Эрегән кар суы шул торба аша тыныч кына агып Дим елгасына кушылыр иде. Безгә дә кулга лом һәм көрәк тотып атналар буе дежур торырга туры килмәс иде. Күрше урамда да шул ук хәл – кар суы калкулыктан агып төшә, – дип зарлана Рәзит Зәкәрин.
Үзәк урамда яшәүче Әсхәт Гафаровны да без урамда кулына көрәк тотып йөргәндә очраттык, ул авылдашының сүзләре белән килешә.
– Кар базына салынган әйберләрне алдан ук чыгарып куйдык. Кайбер күршеләрем кышка берни әзерләми башлады инде. Бәрәңгене, тозланган помидор-кыярны кайда сакларга?! Яз җитсә дә, җәен коеп яңгыр яуса да, көзен дә бөтен су безнең урамда, бакчаларда. Киптереп беткәч кенә, соңга калып утыртабыз. Кыш буе юлны грейдерлар чистарта, карны ташымыйлар, юл кырыенда өеп калдыралар. Һава температурасы гел үзгәреп тору сәбәпле юлга салынган торбалар тыгылган һәм хәзер кар суы юл өстеннән ага. Җәй көне авыл халкы үтенече белән юлга ясалма калкулык (лежащий полицейский) ясап куйганнар иде, ул хәлне тагын да катлауландырды. Урамны кулдан килгәнчә карыйбыз. Ләкин авыл Советы һәм җирле халык көче белән проблема вакытлыча гына хәл ителә дип уйлыйм. Районның юл хезмәте җәлеп ителсә, башкача булыр иде, – ди Әсхәт Гафаров.
Караякуп авыл Советы хакимияте башлыгы Рәфис Карагулов билгеләп үткәнчә, Үзәк урамны кардан һәм боздан чистарту өчен трактор җәлеп ителгән, ул беренче көннәрдән үк туктаусыз эшли.
– Һәр яз шундый проблема туа, бөтен көчне бу эшкә юнәлтәбез һәм мәсьәләне тиз арада хәл итәргә тырышабыз. Авыл Советы хезмәткәрләре су басу ихтималы булган йортларда рейдлар үткәрә, хәл контрольдә тотыла, – дип хәбәр итте Рәфис Зәки улы.
Сабур, Питрәй һәм Первомайский авылларын да су басу ихтималы бар.