Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 март 2023, 11:13

Чәчәк бәйләме, алтын беләзек яки сертификатмы?..

Көтеп алган хатын-кызлар бәйрәменә – 8 Мартка кадәр биш кенә көн калды. Гүзәл затларыбызга тормыш иптәшләре нәрсә бүләк итәсен чамаларга гына кала. Күпчелек ир-егетләр чәчәк бүләк итә.

Чәчәк бәйләме, алтын беләзек яки сертификатмы?..
Чәчәк бәйләме, алтын беләзек яки сертификатмы?..

– Ирләр берничә категориягә бүленә, кайберәүләр чәчәк бәясен февральдән үк белешә башлый, алдан ук заказ бирә. Башкалары исә көнендә йөгереп кереп, ашыгып-ашыгып булганын сайлый, – дип сөйләде флорист Анна Гришина.

Яшьләр чәчәкләрне (роза, тюльпаннарны) кочагы белән сатып алуны өстен күрә, шулай алмасаң сөеклеңне таң калдырып булмый бит!? Уртача яшьләрдәге ирләр исә тыйнаграк букет, ромашка кебек озаграк шиңми торган чәчәкләрне сайлый. Соңгы вакытта яшьләр арасында гипсофила бәйләмнәре популярлаша бара, алар бәйрәм көне турында бик озак искә төшереп торачак.

– Ир-атлар озаклап бүләк сайлап йөрергә яратмый, аларга кибеткә керергә дә алырга кирәк. Әзер комплектларны, мәсәлән, душ керү өчен яки косметика чараларын бик теләп алалар. Шулай ук татлы бүләкләр, тартмага салынган кәнфитләр әйбәт сатыла, – дип фикере белән уртаклашты кибет супервайзеры Гүзәл Матвеева.

Поселокның ювелир әйберләр сатылучы кибетләрендә әлегә тынлык, ә үткән елларда бу вакытта ирләр бәяләрне күзәтә башлаган инде. Сөйгәннәренә балдак, алтын алка сатып алучылар булган. Пандемиядән соң сатучылар ихтыяҗ кимүен күзәтә, халык артык акча туздырмый.

– Безнең кибеттә ир-атлар, гадәттә, 3 марттан соң бүләк сайлый башлый. Нәрсә алырга белмәгәннәр өчен «кыен хәлдән чыгу юлы» – сертификат. Сертификатны эштә хезмәттәшләрен котлау өчен дә алучылар күп, файдалы да, баш ватып торасы да түгел, – диде кибет администраторы Гүзәл Низаметдинова.

Чишмәле Айдар Каюмов бүләкләрне алдан ук алып куйган, тормыш иптәшеннән тыш, ике кызына да игътибар бирергә кирәк.

– Хатыныма бүләк алу турында Яңа елдан соң ук уйлана башлыйм, аның нәрсә турында сөйләгәнен, нәрсә алырга теләгәнен искә төшерәм. Зур кызыма смарт-сәгать, бәләкәйсенә курчак сатып алдым. Ә чәчәкләрне бер көн алдан өчесенә дә алам. Кыз балалар кечкенәдән үк үзләренең кадерле булуын тоеп үсәргә тиеш! – ди ул.

Чәчәк бәйләме, алтын беләзек яки сертификатмы?..
Чәчәк бәйләме, алтын беләзек яки сертификатмы?..
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: