Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 февраль 2023, 12:00

Ришат Мансуров: Яугирләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтик

Чишмә районында хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына нинди ярдәм күрсәтелә? Гуманитар йөк якташларыбызга барып җитәме?

Ришат Мансуров: Яугирләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтик
Ришат Мансуров: Яугирләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтик

Посылка тутырып штабка илтсәң яхшыракмы яки акча тапшырсаңмы? Сугышчының гаиләсе авыр хәлдә калса, кемгә мөрәҗәгать итәргә?

«Чишмә» гәзите редакциясенең шушы сорауларына район хакимияте башлыгы Ришат Әнис улы Мансуров җавап бирде. 

– Башкортстан Республикасында хәрби операциядә катнашучыларның балаларына, әти-әниләренә һәм тормыш иптәшләренә ярдәм күрсәтү буенча утыз ике юнәлеш бар. Ришат Әнис улы, бәлки, кайбер гаиләләр әле дә дәүләттән ярдәм чаралары булуын белмидер. Безнең районда бу яктан нинди эш алып барыла?

– Без сугышчыларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен барысын да эшлибез. Әлеге вакытта терәксез калган һәм кичекмәстән ярдәмгә мохтаҗларны «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге үз канаты астына алды. Хәзерге вакытта үзәккә сигез гаилә мөрәҗәгать итте. Беренче очракта мобилизацияләнгән яугирнең авылда гомер кичергән өлкән яшьтәге әти-әнисенә дарулар илтергә кирәк булса, икенче очракта поселокта яшәүче кечкенә балалары булган күп балалы ана ялгыз калды, туганнары еракта яши. Андый гаиләләргә социаль хезмәткәрләр ярдәм итә, азык-төлек алырга булыша, кирәк булса балалар белән дә утыра. Нигездә, аларга пособиеләр, льготалар алу өчен документлар тапшырганда консультатив-хокукый ярдәм кирәк…

– «Чишмә районының социаль үсешенә ярдәм итү» коммерцияле булмаган хәйрия фонды тарафыннан да Украинада хәрби операциядә катнашучыларның үтенече буенча әйберләр сатып алу өчен акча җыю оештырылды.

– Фонд ярдәмендә районда күп кенә проектлар уңышлы тормышка ашырыла. Хәйриячеләр – ул безнең район оешмалары, учреждениеләре, шулай ук гади кешеләр. Башта җыелган акчалар хисабына тәү чиратта кирәкле әйберләр сатып алынган булса, хәзер хәрбиләр өчен махсус кием, кирәк-яраклар, квадрокоптерлар, төнлә күрү өчен приборлар алына...

Мин үзем берничә тапкыр гуманитар конвойны озата бардым, андагы егетләребез белән аралаштым, әлеге вакытта аларга нәрсәләр кирәклеген сораштым. Кайту белән, киләсе гуманитар йөкне әзерләгән вакытта, аларның теләкләре, һичшиксез, исәпкә алынды. Әлеге вакытта шулай ук маскхалатлар һәм челтәрләр үрү өчен материалларга заказ бирелде. Шушы көннәрдә без аларны заявка калдырган торак пунктларга илтәчәкбез. Шуны билгеләп үтәсем килә, аларны үрү белән беренчеләрдән булып ярмилеләр шөгыльләнә башлады, без аларга бу эшләре өчен чиксез рәхмәтле. Алар үзләре өйрәнгәннәр, үзләре иганәче тапканнар, материаллар сатып алганнар һәм бергәләп эшкә тотынганнар. Бу игелекле проектта катнашучылар аның никадәр четерекле һәм авыр эш булуын,  күпме вакыт, көч һәм түземлек таләп ителүен белә. Чөнки станоклар артында яшьләр түгел, ә 60-70 яшьтәгеләр тора. Алар, кыска ялга һәм чәй эчеп алу өчен генә тукталып, иртәдән кичкә кадәр эшлиләр. Чөнки аларның хезмәте кемнеңдер, танкистның яки снайперның булсынмы, гомерен саклап калырга ярдәм итәчәген беләләр.  Ярмилеләр Уфа шәһәренең Дим районында урнашкан Бердәм логистика үзәге белән элемтәдә торалар, алар ун маскхалатка заказ биргән.

Пионерлар һәм укучылар йортында балалар укытучылары белән окоп шәмнәре ясыйлар (алар турындагы мәкалә гәзиттә басылып чыкты. Ред. искәрмәсе). Мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре, предприятиеләр һәм оешмалар гуманитар йөк җыюда даими ярдәм итәләр.

Халыкның бердәмлеге шунда чагыла да инде.

– Генерал-майор М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы эшчәнлеген аерым билгеләп үтәсем килә. Район хакимияте хезмәткәрләре Ильвина Байбурина, Гөлназ Федорова һәм Алсу Пугасей узган елның октябреннән башлап, төп эшләреннән тыш, посылкалар кабул итү, аларны тутыру, төрү, хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә шалтырату, консультатив-хокукый ярдәм күрсәтү белән дә шөгыльләнәләр...

– Әйе, штаб беренче көннәрдән үк эшли башлады. Аларның фидакарьлеге һәм энтузиазмы аркасында барлык юнәлешләр буенча эш җайга салынган. Кирәк булса, алар тәүлек буе да эшләргә әзер. Бигрәк тә ноябрь һәм декабрь айларында эш күп булды. Хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре аларга үзләре хәл итә алмаган мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәләр: кемнеңдер картасы блокка куелган, кемдер документларын рәсмиләштерә алмый, кемгәдер дарулар сатып алырга кирәк. Әйтик, гаилә башлыгын мобилизацияләгәннәр, ә ул йортына газ кертергә өлгермәгән, бу эшне салкыннар башланганчы тизрәк тәмамлау мөһим иде, икенче очракта фатирда ремонт ясарга кирәк булды... Монда инде бу мәсьәләләрне контрольдә тотучы хезмәтләр эшкә алына. Көздән бакчаларны сөрү уңаеннан күбрәк мөрәҗәгать итсәләр, кышка таба утын мәсьәләсе алгы планга чыкты. Кибеттән, «Сөт кухнясы»ннан азык-төлек китерелә... Бу штаб тарафыннан күрсәтелгән ярдәмнең тулы исемлеге түгел. Хакимият хезмәткәрләре дә, волонтерлар да зур ярдәм күрсәтә.

– Үзебезнекеләрне ташламыйбыз! Хәрбиләребез өчен посылка әзерләү шундый лозунг астында бара. Чишмәлеләр бик актив катнаша, посылкаларны даими китерүчеләр бар. Район буенча акцияләр үткәрелә, анда кечкенә балалар да үз өлешен кертә.

– Гуманитар ярдәм җыю акциясенә бөтен авыллар кушылды. Торак пунктлардан посылкалар җибәрделәр, әле дә җибәрүләрен дәвам итәләр. Ветераннарыбызга һәм өлкәннәргә ярдәмнәре өчен рәхмәтлемен. Бу товар китерүгә һәм акча җыюга  да кагыла. Күпләрнең посылкалары адрессыз. Мәсәлән, бер бабай солдатлар өчен биш комплект алып килде – һәрберсенә алюминий кружка, дарулар, жгутлар салган... Мондый мисаллар бик күп.

Яугирләргә әзерләнгән һәр посылкага балалар үз куллары белән ясаган әйберләрне, хатларны, рәсемнәрне салу безнең өчен традициягә әйләнде. Кайбер якташлар хатларны талисман кебек үзләре белән саклап йөртә.

– Ришат Әнис улы, сез финанс ярдәм күрсәтүчеләр дә күп, дидегез. Акча тапшырырга теләүчеләр кая мөрәҗәгать итә ала?

– Акчалар «Чишмә районының социаль үсешенә ярдәм итү» коммерцияле булмаган хәйрия фонды хисабына кабул ителә.

Акча күчерү өчен банк реквизитлары:

ИНН 0250013154

ОГРН 1090200001980

КПП 025001001

БИК 048073770

расчетный счет

 40703810700320000036

к/сч 3010181060000000770

Банк Филиал «ПАО Уралсиб» г. Уфа.

Мин битараф калмаган һәркемгә ихлас рәхмәтлемен. Ярдәм күрсәтүегез, бердәмлегегез өчен рәхмәт.

Әлеге вакытта барыбызга бергә булырга кирәклеген аңлау да зур әһәмияткә ия. Безнең хәрбиләр үзләрен ялгыз тоймасын, таяныч барлыгын, аларга ышануларын һәм алар артында ышанычлы тыл торуын, туган якта аларны көтүләрен тоярга тиеш.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: