Чишмэ
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 гыйнвар 2023, 09:45

Солдатларга автотранспорт җибәрелде

Чишмә районыннан махсус хәрби операция барган зонадагы безнең частьларга, Башкортстан Республикасы хәрби хезмәткәрләре өчен янә 6 автотранспорт җибәрелде.

Солдатларга автотранспорт җибәрелде
Солдатларга автотранспорт җибәрелде

Барлык автомобильләр – биш «Нива» һәм бер «УАЗ» начар юллардан да йөри алырдай транспорт чаралары. Бу турыда конвойны шәхсән үзе озата барган район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров хәбәр итте.

Бу эштә «Рәсәйнең Әфганстан ветераннары берлеге» гомумрәсәй иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлекчәсе һәм Изге Георгий ирләр монастыре ярдәм кулы сузды. Алар ярдәм сорап Башкортстан Хөкүмәтенә мөрәҗәгать иткән.

Чишмә районы гуманитар конвой белән җибәрү өчен ике машина һәм сугышчылар өчен посылкалар өстәгән.

Машиналар яралыларны ташыганда, күченгәндә, кирәк-яраклар белән тәэмин иткәндә һәм башка күп кенә очракларда зур ярдәм.

Гуманитар конвойны озата баручы делегация составында Чишмә районы буенча «Әфганстан ветераннары берлеге» рәисе, район Советы депутаты Андрей Исаев та бар иде.

– Бу юлы якташлар янына барып җитү җиңел булмады. Конвой хәрби частьлар урнашкан урыннан Запорожье өлкәсенә 400 чакрымнан артык юл үтте. Узган юлы шәйморатовлыларга автомобильләр тапшырылган урынны да узып киттек. Кызганычка каршы, әлеге вакытта анда күп биналар снаряд төшеп җимерелгән. Запорожьеда яшәүчеләрнең күбесе хәтта Донбасста нәрсәләр булганын да белми.

Һава торышы суык түгел, термометр баганасы 0° градус тирәсе. Туган яктан җибәрелгән ярдәм тагын да җылылык өсти.

Мәктәп укучыларының хатларын һәм Чишмә поселогының «Аленушка» балалар бакчасына йөрүче сабыйларның рәсемнәрен күргәч, солдатларның күңелләре тулды. Сугышчыларыбызның гуманитар конвой ярдәмендә туганнары белән аралашу: нәрсәдер тапшыру яки алып килүне сорау мөмкинлеге бар. Чишмә разведчиклары якташларына ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдереп видеоязма тапшырдылар, алар, үз чиратында, алга куелган бурычны намус белән үтәргә вәгъдә итәләр.

Хәзерге вакытта алар Запорожьеда, үзләренә тапшырылган территориядә тәртип һәм стратегик әһәмияткә ия инфраструктура объектларын саклыйлар.

Солдатларга автотранспорт җибәрелде
Солдатларга автотранспорт җибәрелде
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: