Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 гыйнвар 2023, 09:45

Эш карлы бураннарда һәм көчле салкыннарда да дәвам итә

Икенче гыйнвардан алтысына кадәр Чишмә районында күпләп кар яуды. Коммуналь хезмәтләр раславынча, бер айлык норма яуган. Ә бишенче гыйнвардан көчле салкыннар башланды. Термометр баганасы кайбер урыннарда -42 градуска кадәр җитте.

Эш карлы бураннарда һәм көчле салкыннарда да дәвам итә
Эш карлы бураннарда һәм көчле салкыннарда да дәвам итә

Яңа ел һәм ял көннәре бәйрәмчә кәеф белән генә түгел, ә табигатьнең кешенең ныклыгын сынавы белән дә истә калды.

Икенче гыйнвардан алтысына кадәр Чишмә районында күпләп кар яуды. Коммуналь хезмәтләр раславынча, бер айлык норма яуган. Ә бишенче гыйнвардан көчле салкыннар башланды. Термометр баганасы кайбер урыннарда -42 градуска кадәр җитте.

– Бүген, 9 гыйнварда, машинамны кабызып юлга чыга алмадым, Уфада эшлим. Таксида бару кыйбатка төшә, бу салкыннарда өйдә утырасы гына кала, – диде Шикәр заводы бистәсендә яшәүче Вадим Акбердин.

«Чишмәэнергосервис» предприятиесендә аңлатуларынча, алар көндәлек һава торышын алдан ук күзәтеп баралар һәм җылылыкны арттыра башлыйлар, чөнки батарейлардагы җылылык әкренләп күтәрелергә тиеш.

– Без температураны кинәт кенә арттыра алмыйбыз. Мәсәлән, нык салкын көннәрдә халыкка җылы һәм уңайлы булсын өчен батарейлардагы температураны иртән һәм кич күтәрәбез. Әлегә салкынга зарланып шалтыратучылар юк. Уяу торабыз, барлык 40 котельный да (мәктәпләрнеке белән бергә) контрольдә тотыла һәм яхшы эшли. Салкыннар чигенгәннән соң күпмедер вакыт узгач, температураны әкренләп киметәчәкбез, чиктән тыш салкыннарда биналар да суына һәм тулысынча җылынсын өчен вакыт кирәк, – дип хәбәр итте «Чишмәэнергосервис» директоры Альберт Газиев.

«Торак сервис» җәмгыяте директоры Эдуард Илалов әйтүенчә, 8 һәм 9 гыйнвардагы салкыннарда техника да, урам җыештыручылар да эшләмәгән. Салкын һавада эшләү физик яктан мөмкин түгел. Ә алдагы көннәрдә, күпләп кар яуганда, штат режимында эшләгәннәр: йортлар һәм подъездлар алдын, түбәләрне боздан һәм кардан чистартканнар.

– Барлык хезмәткәрләр дә «телефонда», һава торышын алдан әйтеп булмый, иртән планлаштырабыз һәм кичекмәстән эшләргә кирәк булган юнәлештә эш башлыйбыз, – диде ул.

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча ЮХИДИ идарәлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы Әлфия Вәлиева хәбәр итүенчә, беренче гыйнвардан сигезенә кадәр район территориясендә 17 юл-транспорт һәлакәте булган, бәхеткә, корбаннар юк. Иң күп аварияләр 6 гыйнварда – 6 очрак теркәлгән.

Ә иң зур һәлакәт Чишмә районы территориясенә кергән М-5 трассасында булган, сигез автомобиль бәрелешкән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

– Бу көннәрдә экипажларның төп юнәлеше – профилактик эшләр алып бару: гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган шоферларга һәм пассажирларга ярдәм күрсәтү һәм автомобиль юлларын тикшерү. Аварияләр санына, һичшиксез, һава торышы һәм озакка сузылган яллар йогынты ясады, – ди ул.

112 системасы буенча Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә 2022 елның 31 де-кабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр 1101 шалтырату килгән. Безнең төбәктә көннәр суытып җибәрүгә халык җылыткыч приборларны актив куллана башлады. Янгыннар арту шуңа да бәйле – бу көннәрдә өч янгын булды.

– Икенче гыйнвардан алтысына кадәр Чишмә поселогында кар чистартуда безнең оешмада булган барлык техника җәлеп ителде. Һәр микрорайонга гадәттә бер техника бүленә. Үзәктә ике кар чистарту машинасы эшли. Юллар грейдер белән тигезләнә, киңәйтелә, – дип хәбәр итте «Ямь» җәмгыятенең баш инженеры Нургиз Әхмәтгәрәев.

Ул билгеләп үткәнчә, Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә, район хакимиятенә һәм поссоветка килгән шикаятьләр буенча (алар аннары «Ямь» МУПына җибәрелә), тиз арада барып кар каплаган юлларны чистартырга тырышалар. «Халыкның күбесе кар яуганда график буенча эшләвебезне аңлый. Иң башта социаль яктан мөһим объектларны, аннары үзәк урамнарны, соңрак калган участокларны чистартабыз», – дип аңлатты баш инженер.

Төбәк һәм муниципалитет башлыклары, махсус хезмәтләр бу көннәрдә халыкны сәламәтлекләрен сакларга, җылы киенергә, урамда сәбәпсез озак йөрмәскә һәм артык мөһим булмаса ерак юлга чыкмаска чакырды.

Эш карлы бураннарда һәм көчле салкыннарда да дәвам итә
Эш карлы бураннарда һәм көчле салкыннарда да дәвам итә
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: