Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 декабрь 2022, 10:48

Посёлок мәйданнарына ясалма чыршылар куела

Декабрь – Яңа ел алды мәшәкатьләре тулы ай, менә Чишмә поселогы да Яңа елны каршы алу өчен әкренләп матурлана, ямьләнә башлады.

Посёлок мәйданнарына ясалма чыршылар куела
Посёлок мәйданнарына ясалма чыршылар куела

Бу көннәрдә район хакимияте каршындагы мәйданда эш кайнады, бәйрәмнең төп кунагы – чыршы урнаштырылды, тик, быел ясалма чыршы куелды.

Сүз уңаеннан, социаль челтәрләрдә бу идеяне күпләр хуплады. «Дөрес эшләгәннәр, ел саен меңәрләгән чыршы һәм нарат агачын юк итәргә ярамый, чөнки аларга үсәр өчен күп еллар кирәк. Ясалмасы бер дә ким түгел. Экология турында җитди уйланырга вакыт», – дип яза чишмәлеләрнең берсе.

– «Анык эшләр» программасы буенча ике ясалма чыршы сатып алдык, 12 метрлысын үзәк мәйданга урнаштырабыз, ә 10 метрлысы шикәр заводы бистәсенә куела. Ике чыршы һәм гирляндалар барысы бергә миллион ярым сумга төште. Әлеге чыршыларның конструкциясе ел саен район Мәдәният сарае янына урнаштырылган чыршыныкыннан бераз аерыла, аны ничек куярга кирәклеген төшенәсе бар, – дип хәбәр итте Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе башлыгы Булат Вәлиуллин.

Аның сүзләренә караганда, шушы көннәрдә үзәк урамнарга кар бөртекләре сыман гирляндалар эленгән, Шоссе урамына зур кыңгырау һәм шар рәвешендәге яңа ел уенчыклары урнаштырылган. Яңа ел мәйданчыкларын шулай ук мультфильм геройлары, җәнлекләр, Кыш бабай һәм Карсылу сыннары бизәячәк. Боз шәһәрчекләре якынча 15–20 декабрьгә әзер булырга тиеш.

Әлеге вакытта «Ямь» җәмгыяте Илкәш авылы тирәсендә Калмаш елгасыннан боз кисеп ала. Эш кайный, беркем тик тормый, һәркемнең үз бурычы бар.

– Боз калынлыгы 28 сантиметр тәшкил итә, ул шактый калын (нормасы 25 см). Элек бозны район Мәдәният сарае янындагы күпер яныннан ала идек. Тик, ташырга ерак булса да, монда ул чистарак, – дип эш барышы турында сөйләде «Ямь» предприятиесе директоры урынбасары Рәдиф Газзалов.

Быел боз сыннарны күбрәк ясарга ниятлиләр, шуңа күрә боз күп кирәк булачак. Боздан диварларны, шулай ук тауларны «Ямь» хезмәткәрләре төзеячәк, ә менә сыннар кисүне рәссамнарга ышанып тапшырачаклар.

Кайбер авыл биләмәләрендә дә чыршылар урнаштырылган, боз шәһәрчеген төзү өчен мәйданчыклар әзерләнгән.

Посёлок мәйданнарына ясалма чыршылар куела
Посёлок мәйданнарына ясалма чыршылар куела
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: