Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 июль 2022, 14:32

Җәйнең балаларыбыз өчен иң куркыныч биш хәвефе

Җәйнең яртысы узды, ниһаять, көннәр дә кыздыра башлады һәм курткаларны шкафка алып куярга мөмкин.

Җәйнең балаларыбыз өчен иң куркыныч биш хәвефе
Җәйнең балаларыбыз өчен иң куркыныч биш хәвефе

Мәктәп каникуллары тагын бер ай ярым дәвам итәчәк һәм җәйнең калган көннәре барлык гаиләләр өчен дә имин узсын иде. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты белгечләре белән бергә балалар зыян күргән иң төп хәвефләрнең исемлеген әзерләдек.

 

1. Зур су

Нинди куркыныч яный? Быел республикада ике бала батып үлгән. Бу, узган елдагы күрсәткеч белән чагыштырганда, азрак, әмма барыбер бик күп, чөнки балалар шушы рәвешле үләргә тиеш түгел. Июнь ахырында Стәрлетамак районында фаҗига булды, анда биш яшьлек кыз батып үлде. Башлангыч мәгълүматлар буенча, кызчык елга буенда абыйсы белән генә кала һәм таеп китеп суга егыла. Малай ярдәм сорап өлкәннәр янына йөгерә. Кызга ярдәм итәргә тырышсалар да, кызганычка каршы, коткара алмаганнар.

Быелгы һәм узган еллар тәҗрибәсе күрсәтүенчә, ешрак игътибарсыз калган балалар бата. Күпләр балалары белән берәр хәл була калса, алар ярдәмгә чакырачак, кычкырачак һәм куллары белән суга сугачак, дип уйлый. Бу алай түгел. Балалар тавыш-тынсыз һәм сиздермичә бата. Су йота да төпкә китә. Бала батарга, ә берничә метр ераклыкта тыныч кына йөзүче кешеләр нәрсә булганын аңламый да калырга мөмкин.

Нәрсә эшләргә? Беренчедән, балаларны пляжга үзләрен генә җибәрмәскә. Алар яхшы йөзә белгән очракта да, сулыкларга өл-кәннәр белән генә барсыннар. Һәм ярда хәмер эчеп утырган өлкәннәр белән түгел, ә аларны бер минутка да күздән ычкындырмаган аек һәм җаваплы кешеләр белән. Бу – «икенчедән»: балаларны хәтта биш минутка да караучысыз калдырырга ярамый.

Барлык ата-аналар да җаваплы түгел. Балалар турында онытып, рәхәтләнеп пляжда күңел ачучылар да байтак. Әгәр, сездән тыш, пляжда башка компанияләр дә ял итә икән, балаларны үзегезнекенә һәм читнекеләргә бүлмәгез. Чит балаларны да күзәтегез.

 

2. Биек тәрәзәләр

Нинди куркыныч яный? Быел аларга бәйле хәл аеруча катлаулы: балалар әледән-әле тәрәзәләрдән егылып төшә. Ел башыннан шундый 26 очрак теркәлгән, һәм иң аянычлысы, өч бала һәлак булган.

Узган атнада гына Уфада икенче каттагы фатир тәрәзәсеннән ике яшьлек бала егылып төште, өстәвенә, өйдә сабый үзе генә булмаган. Ярый әле аны тиз күреп калып, «ашыгыч ярдәм» чакырталар һәм баланы дәваханәгә алып китәләр.

Нәрсә эшләргә? Беренче чиратта, сабыйның гомерен черкиләрдән саклаучы челтәрләргә ышанып тапшырмаска, алар – ышанычсыз сакчылар, балалар аларга таяна һәм егылып төшә. Әлеге челтәр куелган тәрәзә, шул ук – ачык тәрәзә ул! Тәрәзә төбенә зур гына әйбер кую хәерле. Мәсәлән, гөл чүлмәге. Аны кузгаткан тавыш тәрәзә төбендә кемдер барлыгын искәртүче сигнал булачак. Тагын тәрәзәләргә махсус фиксаторлар куярга мөмкин, алар балага аны берничә сантиметрдан зуррак итеп ачарга мөмкинлек бирмәячәк.

Икенчедән, начар үрнәк күрсәтмәгез – бала каршында тәрәзә төбендә утырмагыз һәм тәрәзәдән башыгызны тыкмагыз. Алар барысын да кабатларга ярата. Тәрәзәнең ничек ачылганын күрсәтмәгез. Ул механизмны никадәр соңрак үзләштерә, шулкадәр яхшырак. Өченчедән, бала басып менмәсен өчен тәрәзә яныннан бөтен җиһазларны – караватларны, урындыкларны алыгыз.

 

3. Адашу

Нинди куркыныч яный? Ел башыннан урманнарда һәм тауларда 13 бала югалган. Ярый әле күңелсез нәтиҗәләргә юл куелмаган, барысын да табып, өйләренә кайтарганнар.

Күптән түгел Белорет районында 40 ке-шедән торган зур компания дүрт көймәдә Агыйдел буенча йөзгән, соңгы көймәдә өч малай булган. Берсенең хәле начарлангач, балалар ярга тукталган, ә бәйләп куйган көймәләре сүтелгән һәм ычкынып, агып киткән. Балалар ике сәгать яр буеннан барган, башка ял итүчеләрне очраган, алары коткаручыларны чакыртырга булышкан.

Нәрсә эшләргә? Коткаручылар балага ачык: кызыл яки сары төстәге әйберләр кидерергә киңәш итә, әмма беркайчан да «хаки» төсендәгене түгел. Бу очракта ул ерактан ук күренеп тормаячак. Кием җиңенә һәм чалбарга яктылык кайтаргыч элементлар тегегез – бу караңгыда күренү мөмкинлеген арттыра. Тагы да баланың үзе белән зарядкалы телефоны булсын, аның буенча шалтыратырга һәм ярдәм сорарга яки 112 телефоны аша коткаручылар белән элемтәгә керергә мөмкин.

Баланы түбәндәгеләргә өйрәтегез: әгәр ул урманда адаша икән, туктасын һәм ярдәм көтсен. Икенчедән, шауласын – кычкырсын, агачка таяк белән суксын. Ярдәм турындагы сигнал бер үк вакытта кыргый хайваннарны һәм «куркыныч җан ияләрен» дә куркытачак (бу урында бер минутка укудан аерылып торыгыз һәм баланың рюкзагына сыбызгы салыгыз). Ә инде ялгызына ямансу булып китсә, агачны кочакларга була. Хәрәкәт итә алмасалар да, алар да тере бит.

«Балаларны күздән ычкындырмаска» дигән универсаль киңәш бу очракта да актуаль!

 

4. Эссе кояш

Җәй үткән елдагы кебек эссе түгел, шуңа күрә күпләр әнине тыңламасаң һәм баш киемен һәм иркен кием-салым кимәсәң, шәфкатьле һәм җылы кояшның, гомумән, бик куркыныч булуын онытырга да өлгерде. Иң яхшысы – ак төстәге киемдә булу. Һәм мотлак рәвештә күп су эчәргә кирәк.

Әгәр кискен хәлсезләнсәгез, башыгыз әйләнә башласа, тирегез кызарса, димәк, сезне кояш суккан. Мөмкин кадәр тизрәк күләгә яки җиләс урын табарга, су эчәргә, ә инде хәл бөтенләй начарайса, табиб чакыртырга кирәк.

 

5. Ток, чокырлар һәм агулар

Туймазы районыннан футбол уйнаган 10 яшьлек Илназның тарихы узган елда бөтен илгә таралды. Ул трансформатор щитына туп алырга менгән һәм аны көчле ток суккан. Нәтиҗәдә ике кулының да чукларын югалткан малайга күптән түгел өч миллион сумга кибер-протез урнаштырдылар: акчаны бөтен дөнья белән җыйдылар. Ул хәзер куллары белән нәрсәне дә булса тота, алып килә, шешә ача ала.

Без беркайчан да балаларның һәрвакытта да тәртипле, пөхтә булуына, беркайда да менмәвенә, беркайдан да сикермәвенә ирешә алмаячакбыз. Үзебез дә шундый идек. Без аларны игътибарлы, җыйнак булырга, башта уйларга, ә аннары эшләргә һәм иң катлаулы хәлләрдә дә югалып калмаска өйрәтә генә алабыз. Электр чыбыгына кагылмаска, тимер чыбык калкып торган җирдә сикермәскә, төзелеш объектларында йөгермәскә һәм түбәгә менмәскә, билгесез сыеклыклар эчмәскә. Болар барысы да, әлбәттә, бик мавыктыргыч, әмма үлем белән яный.

Җәйнең балаларыбыз өчен иң куркыныч биш хәвефе
Җәйнең балаларыбыз өчен иң куркыныч биш хәвефе
Автор:Урал Нуриманшин
Читайте нас: