Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 апрель 2022, 09:42

Әзер булырга тиешбез

Чишмә авыл Советында Күчем һәм Түбән Хаҗәт авыллары су басу зонасына керә.

Әзер булырга тиешбез
Әзер булырга тиешбез

Күчемдә күпер түбән урнашкан, ташкын башланса тулысынча су белән каплана, шуңа күрә яз җитүгә аның рәшәткәләрен сүтеп алып куялар. Ташкын чорында авылга Горный аша урау юлдан йөриләр.

Бу беркемгә дә сер түгел – халык күнеккән инде. Шуңа күрә барысына да әзер булырга кирәк. Чишмә авыл Советы биләмәсе башлыгы Әкрам Туктаров билгеләп үтүенчә, халыкка су басу ихтималлыгы турында аңлату эшләре дәвам итә.

– Узган елда күпер юлы өч атнадан соң гына ачылды. Туфрак туң булу сәбәпле су озак китмәде, ә быелгы кыш карлы, әле дә явым-төшем күп. Тиздән авылда җыелыш булачак. Анда торак пунктны беренче чиратта кирәкле товарлар, шул исәптән дарулар белән тәэмин итү өчен җавап бирәчәк оешмалар исемлеген игълан итәчәкбез. Азык-төлек  китерү графигы да төзеләчәк. Шәхси эшмәкәрләргә дә мөрәҗәгать итәрбез. Ялгыз яшәүче һәм өлкән кешеләр белән аерым эш алып барыла: аларны йә туганнары һәм якыннары сыендыра, яки безнең игътибар астында үз өйләрендә калалар.

Чишмә авыл Советының ирекле янгын сүндерү командасы юк – Күчем авылы 95нче янгын сүндерү часте карамагындагы зонада урнашкан. Сүз уңаеннан, киләсе елга авыл Советы янгын сүндерү мичкәсен (яки мотопомпа) сатып алырга планлаштыра. Моның өчен Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы проектында катнашу өчен гариза бирдек, – диде Әкрам Мөхәррәм улы.

Күчемнән ике бала Игнатовкада, җидесе Чишмә авылының 2нче урта мәктәбендә укый. Мәгариф идарәлеге начальнигы Зилә Ямалетдинова сүзләренә караганда, балаларны ташкын чорында дистанцион укытуга күчерәчәкләр. Уку туктатылмый.

Чишмә районы хакимиятенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча белгече Җиһанур Идрисов хәбәр итүенчә, комиссия Чишмә районы территориясендә урнашкан гидротехник корылмаларны тикшерә. Тикшерү актлары район хакимиятенә 2022 елның 7 апреленә кадәр тапшырылырга тиеш.

 

Безнең белешмә

Башкортстанда 13–19 апрельдә Агыйдел елгасының боздан ачылуы көтелә – бу уртача күпьеллык күрсәткечләрдән 1–2 көнгә соңрак. Язгы ташкынга барлык хезмәтләр дә әзер. Агымдагы елда Агыйдел һәм Нөгеш елгаларында су запасы нормадан 20 процентка кимрәк, ә Димдә нормадан 48 процентка артыграк. Гидрометеорология торышын исәпкә алып, синоптиклар елгаларның уртача күпьеллык күрсәткечләрдән 1–2 көнгә соңрак: Агыйделнең үрге агымының 13–19 апрельдә, уртача алганда – 8–14 апрельдә, түбән агымында 14–21 апрельдә ачылуы көтелә. Явым-төшем күп булган яки кинәт җылыткан очракта, үзәннәрне су басарга мөмкин. Республика буенча 25 муниципалитетта су басу куркынычы булган 57 участок контрольдә тотыла. Халыкны су баса торган территорияләрдән эвакуацияләү өчен республикада 85 меңнән артык кеше сыйдырышлы 440 вакытлыча урнаштыру пункты әзерләнгән. Апрель башында республика яңа вертолет алачак, язгы ташкын чорында аның аеруча кирәк булуы ихтимал.

Әзер булырга тиешбез
Әзер булырга тиешбез
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: