Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 март 2022, 16:36

Азык-төлек җитәрлек

Кибеттә ике хатынның сөйләшеп торуын ишеттем. Супермаркет хезмәткәре үзенең танышына: – Халык шикәр комын, онны һәм ярмаларны күпләп сатып ала. Элек кайтарылган шикәр комы бер атнага җитсә, хәзер шул ук күләмне бер көндә алып бетерәләр, – диде. Чынлап та, азык-төлек җитәрлек түгел микәнни, ыгы-зыгы нигезлеме?

Кибет киштәләре, элеккечә, товар белән тулы
Кибет киштәләре, элеккечә, товар белән тулы

БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, төп туклану продуктлары үзебезнең предприятиеләрдә җитештерелә һәм республика кимендә алты айга азык-төлек запасы белән тәэмин ителгән. Мәсәлән, үткән елда корылык булуга карамастан, игенчеләр 2,2 миллион тонна ашлык җыеп алдылар, бу республика ихтыяҗлары өчен җитәрлек. 2020 елда Башкортстанда ашлык уңышы 4 миллион тоннадан артык тәшкил итте. 2021 елда республика үзен 124%тан артык сөт һәм сөт продукциясе белән тәэмин итте. Ә быел 25 февральгә төбәктә авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары 104,9 мең тонна, яки узган елга караганда, 3,8 мең тоннага күбрәк сөт җитештергәннәр.

Республика сыер ите белән 121,2%, дуңгыз ите – 106,9%, йомырка – 108,2%, бәрәңге – 134,7%, кыяр – 135,7%, томат белән 174,7% тәэмин ителгән. Үсемлек мае белән тәэмин ителеш ихтыяҗга караганда 7 тапкырга (679%), шикәр белән 5 тапкырга диярлек (473%) тәэмин ителгән.

Республиканың «Чишмә шикәр заводы» һәм «Раевсахар» компаниясе 2021 елда 908,8 мең тонна шикәр чөгендере эшкәрткән. Үткән елда республикада татлы тамыр уңышы, 2020 ел белән чагыштырганда, шикәр комы чыгышы белән шатландырган, ике завод буенча уртача алганда 16,2–16,4% тәшкил иткән.

Нәтиҗәдә, предприятиеләр 142,3 мең тонна шикәр комы җитештергән, аның күләме төбәк халкына җитәрлек. Моннан тыш, агымдагы елда татлы тамырларны чәчү мәйданнарын арттыру һәм азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү өчен шикәр запасларын булдыру планлаштырыла.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, барлык эшкәртүче предприятиеләр штат режимында эшли. Без климат шартлары буенча үзебездә булмаган азык-төлекне генә чит илдән алабыз, калганы – җитәрлек. Аналитиклар фикеренчә, Рәсәйдә азык-төлек хәвефсезлеге тәэмин ителә.

Азык-төлек җитәрлек
Азык-төлек җитәрлек
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: